Камал театры артисты Айгөл Абашева әни булган. Бу хакта социаль челтәрләрдә Камал театры яза.

Айгөл Абашеваның кызы туган.
- Театрыбызның актрисасы Айгөл Абашева әни булды. Айгөлне чын күңелдән котлыйбыз! Кызы сәламәт, бәхетле, акыллы булып үссен! Баланы тәрбияләүдә сабырлык, бары тик рәхәт мәшәкатьләр, куаныч-сөенечләр! - дип яза Камал театры.
Теләкләргә без дә кушылабыз!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез