Трамп килде

Дүшәмбедә Америка тарихындагы 47 нче Президент Трампның инаугурациясе узды. Бу тарихи чараны күп илләр дулкынлану белән көтте, чөнки Ак йортка таба атлаучы олигарх, дилбегәне кулга алганчы ук, бик күп җәнҗаллы белдерүләр ясап өлгерде.

Инаугурация тантанасы Капитолийның ротондасында (гөмбәзле түгәрәк бина) үтте. Һава торышы салкын булу сәбәпле, аны бина эченә күчерделәр. Яңа Президент, аз да түгел, күп тә түгел, Америкага Алтын гасыр вәгъдә итә. Моның өчен ул географик картаны яңадан сүтеп җыярга, АКШка күп кенә яңа төбәкләр кушарга, ил икътисадын югары күтәрергә тели. Үзен тынычлык урнаштыручы лидер буларак тәкъдим итә. Ләкин белгечләр аның Панама каналын Американыкы итү хыялы гына да яулап алу сугышыннан башка була алмый дип саный. The Wall Street Journal «оккупация таләп ителә» дип яза. Америка Кораллы көчләренең Көньяк командованиесен 1994–1996 елларда җитәкләгән генерал Барри Маккэффри андый сценарийны: «Законсыз», «Бу Латин Америкасында нәфрәт тудырачак. Без, әйтерсең, 1850 елларга кире кайтачакбыз», – ди.

Трампның АКШны киңәйтү буенча башка планнары да ил башына бик үк адекват кеше килмәвен раслый. Бу – аерым тема һәм без аңа кайчан да булса бер әйләнеп кайтырбыз әле, Аллаһ теләсә. Инаугурация көнендә үк җәнҗаллы лидер 200 ләп указга имза салырга җыенуын белдерде. Беренче 10 документны ул инде тантана вакытында ук имзалады. Үзенең хакимлектәге беренче көнен «иң яхшы беренче көн» дип атады, Президентлыкның беренче 100 көнен Америка тарихындагы иң күренекле 100 көн итәргә вәгъдә бирде.

Беренче указлар Трампның мигрантларга каршы аяусыз көрәш башлавын, ике генә җенес барлыгын тануын, энергетикада гадәттән тыш хәл игълан итеп, бәя төшерү өчен, нефть һәм газ чыгару күләмен кискен арттырачагын, Мексика култыгын Америка култыгы дип атарга җыенуын, Марска Америка астронавтларының АКШ флагын кадаячагын вәгъдә итә.

Инаугурация чыгышы вакытында яңа лидер Украина – Россия конфликтына кагылган бер сүз дә әйтмәде. Әмма овал кабинетта журналистлар белән очрашканда бу темага тукталды. Россиянең Украинага караганда зуррак икәнен искә төшерде, күбрәк солдат югалтса да, түзә алуын әйтте, әмма «ил белән алай идарә итү сәер» дигән бәя бирде. Әлегә Трамп Путин белән телефон сөйләшүе вәгъдә итә, әмма датасын атамый. Оборона министры итеп расланган Марко Рубио гына конфликтны төгәлләү өчен ике якка да ташламаларга барырга туры киләчәген белдерде. Франция Президенты Макрон исә: «Сугышның ахыры иртәгә дә, аннан соңгы көндә дә булмаячак. Бу конфликт – әле финал түгел», – диде һәм ирекле мобилизация игълан итте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре