Дөньякүләм яңалыклар тасмасында Трампның Әр-Риядка визиты алгы планга чыга. Ак йортка кереп утыргач ук, җирән харизматик беренче визитының Согуд Гарәбстанына булачагын әйткән иде. Бу атнада шул вәгъдәсен тормышка ашыра. Визит Россия матбугатында да игътибар үзәгендә.
Израиль матбугатын әйткән дә юк. Israelinfo порталы, мәсәлән, дүшәмбе көнне шул визитка кагылышлы темаларны гына яктыртты диярлек. Төбәк стратегик әһәмияткә ия. Бердән, акчалы, икенчедән, монда конфликтларның тулы бер мозаикасы тупланган. Иран–Америка–Израиль өчпочмагы чишелеш көтә, бөтен кешелекнең намусына әйләнгән Газзә канкоешының очы-кырые күренми, Йәмән гыйсъянчылары мөһим сәүдә юлын хәвеф астында тоталар. Географияне аз гына киңәйтсәк, Пакыстан–Һиндстан конфликтын да шул яссылыкта карый алабыз. 13 майга каршы төндә Ливия башкаласы Триполида хәл кискенләште. Бу да Якын Көнчыгыш темасына кереп тора. Сүрия мәсьәләсе зур игътибар сорый.
Әр-Риядка барганчы ук, Трамп берничә әһәмиятле рокировка ясады. Йәмәнне бомбага тотудан туктады, чөнки бер айлык һөҗүм бер миллиард долларга төшкән, нәтиҗәсе – нуль. Хөсиләрнең һава һөҗүменә каршы тору системалары булмауга карамастан, американнар күпсанлы кыйммәтле пилотсыз очкычларын югалтты, хәтта бомбага тотучы ике очкыч та әрәм булды. АКШның Икенче бөтендөнья сугышыннан соң кыска вакыт эчендә андый зур югалтулар күргәне юк иде. Кыскасы, төбәк яңа караш, яңа стратегия көтә.
Трампның Нетаньяху белән арасы суынды. Газзәдә гитлерчыларны көнләштерерлек вәхшилек кылып, сиончылар АКШ һәм Европа дәүләтләренең абруена суга. Вашингтон Нетаньяхуны сугыш хәрәкәтләрен туктатырга өнди башлады, ә тегесе тыңламый. Җитмәсә Американы Иран белән конфликтка тартып кертергә тырыша. Вашингтон соңгы көннәрдә ХАМАС белән турыдан-туры сөйләшүләр алып барды һәм дүшәмбе көнне Америка паспортына да ия булган гыйбри тоткыны Идан Александр азат ителде. Трамп моны сугышны туктатуга беренче адым дип саный. Сиончылар килешми. Әр-Риядка визит алдыннан Израильнең 550 элекке хәрби, разведчик һәм дипломаттан торган «Командирлар Израиль иминлеге өчен» дип аталган төркеме (араларында Моссадның элекке җитәкчесе Данни Ятом да бар) Трампка хат юллады, Нетаньяхуны тыңламаска чакырдылар.
Әр-Рияд күп билгесезле байтак тигезләмәләрнең чишелеш урыны булырга тиеш дип уйланыла. Сүриядән санкцияләрне алу ихтималы карала, Иран белән мөнәсәбәтләр дә тикшерелер дип көтелә. Һәрберсе зур проблемалар төененә төйнәлгәнлектән, җиңел чишелешләр булмаячак, әлбәттә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез