Тынгысыз. Сәхнәгә тугрылыклы. Туры сүзле. Дуслары, хезмәттәшләре Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Рәшит Сабировка әнә шундый бәя бирә.
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин исә аны «самородок» дип атый:
– Рәшит Сабиров – үз чорының, үз вакытының «самородогы». Театр училищесында белем алып, бик әзерлекле рәвештә сәхнәгә аяк баса. Тел байлыгы, осталыгы белән беренче адымнарыннан ук тамашачыны яулап ала. Ул – классик юнәлешне алга сөргән һәм күтәргән шәхесләребезнең берсе. Рәшит Сабиров – алып бару стилен баеткан артист, ул чыгышларын хикәяләр, юмористик әсәрләр, шигырь, төрткеле шигырьләр белән үреп алып бара. Тора-бара махсус аның өчен сәхнә әсәрләре иҗат ителә башлый. Ул Татар дәүләт филармониясе тарихында абруйлы урын алып тора. Бүген аңа 70 яшь һәм аның сәхнәдә эшчәнлеге тукталмаган. Без аңа иҗади уңышлар, исәнлек-саулык теләп калабыз.
Татарстанның халык артисты Фердинант Сәлахов, аның бер генә кимчелеге бар: ул да булса – үзеннән соң килгән буынга тәҗрибәсен тапшырмавы, дигән фикердә:
– Рәшит Сабиров – чын мәгънәсендә сүз остасы. Әмма татар эстрадасында ул эшләгән жанр бик алдырып китә алмады. Күрәсең, сәхнә өчен язучылар да санаулыдыр хәзер.
Ул сәхнәгә 1980 нче елларда килде һәм бик тиз үз урынын тапты. Сәхнәдә эшләр өчен талант һәм тавыш кына җитми, анда характер кирәк. Рәшиттә ул бар, ул – көрәшче. Аның белән бик күпләр укып чыкты, ләкин сәхнәдә яшәп кала алмады. Сәхнә ул шундый җир, анда күп нәрсәгә түзәргә, күп нәрсәдән мәхрүм булырга, даими эшләргә, камилләшергә, хәтереңне ныгытырга, авыл-шәһәрләр буйлап йөргәндә түземлектә сыналырга кирәк. Ул бит хәзер генә бөтен уңайлыклары булган кунакханәгә килеп төшәсең, ә без авылдан авылга, фатирдан фатирга йөрдек. Килешәсездер, җиңел юл түгел. Рәшит үз эшенең фанаты буларак, бу юлда сынатмады. Театр училищесы белеме белән чикләнмичә, Казан дәүләт университетының татар теле бүлегенә укырга керде. Татар дәүләт филармониясенең ул чактагы сәнгать җитәкчесе Илгиз Мәҗитов аның талантын тиз шәйләде һәм үз канаты астына алды. Рәшиткә беренче көннәреннән үк зур чараларны алып бару йөкләнде. Ә инде Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова төркемнәрендә эшләгәндә ул бик зур тәҗрибә туплады. Без барыбыз да бу ике олуг затның аноним укучылары инде. Сүз жанрында алар безне бик күп нәрсәгә өйрәтте. Рәшит Сабировның бер генә кимчелеге бар: ул да булса – үзеннән соң килгән буынга тәҗрибәсен тапшырмавы. Укытырга кирәк иде аңа. Әмма бу аның гына гаебе түгел.
Ни кызганыч, эстрада бүлегендә алып баручылар әзерләнми, сүз жанры бетеп бара. Бүген хәрәкәттә булган бердәнбер алып баручы да – Рәшит Сабиров. Ул үз фамилиясе өчен түгел, программа өчен эшли белә. Бу сыйфат да юкка чыгып бара инде хәзер.
Баянчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәйдәр Сафин фикеренчә, әдәби әсәрләрне халыкка җиткерүдә Рәшит Сабировның роле зур:
– Мин филармониядә студент елларыннан ук эшли башладым. Эшләү дәверендә Фәйзи Йосыпов, Әзәл Яһүдин, Айрат Арсланов белән очрашырга, алар белән бик күп юллар узарга туры килде. Шуннан чыгып әйтәсе фикерем: нәфис сүз осталары сәнгатебездә күп түгел. Рәшит Сабиров – шул сирәкләрнең берсе. Ул филармониягә 1976 елда килде һәм безнең беренче сәфәребез Урта Азиягә булды. Карап торам: Рәшит үзе белән китаплар алган, укый, үз өстендә даими эшли. Кыскасы, беренче көннән үк тырышлыгы, эзләнүе белән хөрмәт казанды. Укытучысы Флера Хәмитова белән элемтәдә торуы, аның ире Дилүс Ильясовка репетициягә йөрүе дә сокландыра иде. Ул әсәрләргә бик талымлы булды. Чыгышларының барысы да халык күңелендә уелып калды. Әйтик, «Сафура, Бәкер һәм трактор», «Мәхәббәт тарихы»... Саный китсәң, бик күп алар, халык күңеленә нәкъ менә Рәшит башкаруында кереп калды. Бүген иң әрнеткәне – сәхнәдә әдәби әсәрләр яңгырамый, нәфис сүз төшеп бара.
Шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмира Шәрифуллина әйтүенчә, аның төп сыйфаты – тугрылык:
– Рәшит Сабиров сәхнәгә, туган ягына, якташларына тугры. Әнисен ахыргы сулышынача сабый бала карагандай карады. Безнең якта андыйларны «мәгънәле» диләр. Аннан соң ул дуслыкка тугры. Фаил Шәфигуллинны һаман онытмый, нинди генә җирдә чыгыш ясаса да, аның берәр әсәрен яңгыратмыйча калмый. Мин аңа бик рәхмәтле. Рәшитнең тагын бер сыйфаты бар: ул да булса – туры сүзле булуы. Бу бөтен кешегә дә ошамаска мөмкин, әмма ул әйтәсе сүзен курыкмыйча әйтә. Сәхнәдә иң «коронный» номеры дип Фаил Шәфигуллинның «Сафура, Бәкер һәм трактор» әсәре дип уйлыйм. Аны Рәшитне уздырып әле беркемнең дә укыганы булмады.
Рәшит Сабировтан кайбер фикерләр:
* Тәнкыйть итү бик җиңел бит ул. Бигрәк тә, мин әйттем, калганын үзегез карагыз, дип, позага басу уңайлы. Эшләп күрсәтүчеләр, чыннан да, бик аз. Һәрнәрсә чагыштыруда беленә. Үткән заман белән хәзергесен чагыштырсак, алга китүдән бигрәк артка калуыбыз күренә.
* Сәхнәдә, радио-телевидениедә теләсә нәрсәне теләсә ничек сөйләү башланды. «Сөясем килә», гафу итегез, «сиясем килә»гә әйләнде, ә мондый тел бозу мисалларын байтак китерергә була. Әле бер көнне телевизордан исеме халык теленә кергән бер артист белән әңгәмәне карадым. И, кызгандым бичаракайны. Татар театрында эшли югыйсә, ә тел байлыгы юк.
* Хәзер сәхнәдә нәрсә сөйләгәннәрен тыңласаң, колаклар үрә торырлык. Әби булып киенеп мәтәлчек атып йөреп, хатын-кыз, «теща»лар турында көлгән мәзәкләр сөйләп үзебездән, әниләребездән көлгәнне аңламыйбыз да кебек инде.
Бүген, 6 июль көнне, күренекле нәфис сүз остасы, Татарстанның халык артисты Рәшит Сабировның туган көне. Аңа 70 яшь тулды!
Рәшит Сабиров – әйдәп баручы нәфис сүз осталарының берсе. Утыз елдан артык иҗади эшчәнлеген (1976–2003 еллар) филармониядә эстрада өлкәсенә багышлаган шәхес җитди, классик проза һәм шигъри әсәрләрне дә, комик характердагы юмор әсәрләрен дә бер үк дәрәҗәдә югары осталык белән башкара килә. Аның репертуарында татар, башкорт, һәм рус әдипләренең әсәрләре урын алган. Ул зур уңыш белән Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Әмирхан Еники, Сибгат Хәким, Хәсән Туфан, Ренат Харис, Гәрәй Рәхим, Равил Фәйзуллин, Туфан Миңнуллин, Фаил Шәфигуллин, Зөлфәт Хәким һәм башка талантлы язучыларның әсәрләрен пропагандалый.
Рәшит Сабиров талантлы татар рәссамы һәм скульпторы Баки Урманченың, күренекле татар әдипләре – Галимҗан Ибраһимовның, Гамил Афзалның, Гомәр Бәшировның юбилейларына багышланган концерт программаларын төзеп тамашачыга җиткерде. Әнгам Атнабаевның туган ил турында язылган шигырьләрен үз эченә алган «Туган җирем» концерт программасын әзерләп сәхнәдә һәм телевидение аша башкарды. Хөкүмәт күләмендә үткәрелә торган мәдәни чараларны; Мәскәүдә, Чуашстан, Каракалпакстан, Башкортстан, Ульяновск һәм Әстерхан һәм башка өлкәләрдә уздырылып килә торган Татар әдәбияты һәм сәнгате декадалары концертларын да ул зур уңыш белән алып бара.
Танылган сүз остасын күркәм юбилее белән котлап, аңа исәнлек-саулык, озын гомер, күңел тынычлыгы, иҗади уңышлар телибез. Әле озак еллар нәфис сүз сәнгате өлкәсендә әйдәп баручы сәхнә остасы буларак тамашачыны сөендереп яшәргә язсын аңа.
Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе коллективы
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез