«Минем герой»
– Гол!
– Дрон!
Авылдашым, дустым (яшь аермабыз күп булса да, мин аны һәрчак дустым дип атыйм) Максим үзе теләп сугышка киткәч, еш кына куркыныч төшләр кереп аптыратты мине. Безне, үсеп килүче малайларны, туп тибәргә, футболның барлык нечкәлекләренә өйрәткән, үзе дә оста футболчылар рәтеннән булган Максим дошманнар ягыннан очып килгән дроннарны туп типкән кебек кенә аягы белән тибеп очыра, имеш.
Үзе, дроннарны тибеп җибәргән саен: «Гол!» – дип кычкыра икән, ә мин аңа җиңелрәк булсын дипме, төрле яклап очкан дроннарның якынлашуын күреп: «Дрон!» – дип хәбәр биреп торам. Соңгы тапкыр күргән төшемдә әлеге дроннар шулкадәр күп иде ки, Максимга мин аларның очып килүен тел белән әйтергә өлгерми дә идем. Дроннар һөҗүме астында калган дустымның җан авазын ишетеп, уянып китәм.
2025 елның 14 гыйнвар иртәсе иде ул. Иртәнге аш вакытында төшемне әниемә сөйләгәч, ул миңа ипләп кенә күңелсез хәбәр җиткерә: «Улым, Макс дустың бик каты яраланган бит әле». Әнинең сөйләгәне күз алдымнан куркыныч төш кебек үтте. Мәктәптә дә авыр бер мохит каршы алды мине. Укытучыларымның да йөзләре моңсу. Һәркем авылга яшен тизлегедәй таралган шул бер күңелсез хәбәрне сөйли: өч тәүлек салкын җирдән шуышып барып, аякларын өшеткән Максим.
Озак тернәкләнде ул. Авыл халкы: «Терелеп, кеше булса гына ярар иде!» – дип борчылганда, минем башыма андый уйлар кереп та карамады. Чөнки мин аның – гомерендә дә аракы эчмәгән, тәмәке тартмаган, спорт белән шөгыльләнгән, безне дә әлеге яхшы гадәтләргә өндәгән егетнең сәламәтләнеп, безнең янга кайтачагына чын күңелемнән ышандым, шулай булуын теләдем. Теләкләремне Аллаһы Тәгалә ишетте бит! Катлаулы операцияләр кичереп, газапларга түзгән Максим белән мин бүген кул кысышып күрешә, дусларча якын итеп, иңнәренә кулымны сала алам. Бүген без икәү кара-каршы утырып, әлеге язмамны әзерләү өчен, шул куркыныч көннәргә кайтып киләбез. Максим сөйли, ә мин аны бүлдерергә кыймыйча, тыңлый бирәм. Ул сөйләгән саен, сугыш киноларындагы картиналар күз алдымнан уза.
2010 елда 10 сыйныфны тәмамлагач, 3 ел Казан автотранспорт техникумында белем ала Максим Алексеев. 2012 елда армиягә китеп, бер ел Елань шәһәрендә мотоукчылар гаскәрләрендә хезмәт итеп кайта. Аннан кайткач, гаилә кора. Бүген ул кызы Анастасия, улы Андрейның уңышларына сөенеп, аларның киләчәген бәхетле итәргә тырышып яши.
Узган елның 11 декабрендә килешү төзеп, үз теләге белән сугышка китә ул. Спортны яратуы, начар гадәтләре булмавы яу кырында аңа ярдәм итмичә калмый. Болай да авыр бронежилетка гранаталар кыстырып, иңгә автомат, мөһим кирәк-яраклар тутырылган букча асып, чакрымнар узу физик яктан нык егетләргә җиңелрәк бирелә торгандыр ул.
Максим, култык таякларын ипләп куеп, тезгә кадәр ак марля белән бәйләнгән аягына кагылып куйгач, әңгәмәнең иң авыр моментына килеп җиткәнебезне аңлыйм. Максим, сөрмәле зәңгәр күзләрен еракка төбәп, озын керфекләрендә эленеп калган ике тамчы яшь бөртеген эчкә йота да, елмаерга тырышып, янә дәвам итә. Ул сөйләгән саен, аның сабырлыгына сокланып, чын герой икәнлегенә, Аллаһы Тәгаләнең сөекле кешесе икәнлегенә ныграк ышана барам.
– Гыйнварның 6 сы көнне без, егермеләп егет, Покровск ягына таба кузгалдык. Алда 7 чакрым чамасы юл. Баш очыннан бертуктамый дроннар оча. Аларны булдыра алганча бәреп төшереп, алга барабыз. Куркыныч мизгел якынлашкан саен, взвод командиры буларак, иптәшләремне барлыйм.
Бер мәлне сул ягының яраланганын аңлап ала ул. Берникадәр вакыт аңсыз ятканын да чамалый. Башына килгән иң беренче уй: «Бирешмәскә!». Кан саркыган аякларына жгут салып, үз-үзенә тиешле беренче ярдәмне күрсәткәннән соң, сабырлыгын бер учка төйнәп, үрмәли-үрмәли, үзенекеләр янына ашыга. Юеш, пычрак, салкын җирдә яралы аякларын өстерәп, 3 тәүлек буе шуышып бара ул. Ходайның рәхмәте белән, ул көннәрдә җиргә куе томан төшә. Максим моны Тәңренең бер ярдәме итеп кабул итә. Носилка тотып булышырга килгән иптәшләренең ярдәменнән дә баш тарта ул. «Мин ничек тә үзем чыгам моннан. Башка яралыларны коткарыгыз!» – дип боерык бирә.
Шуыша торгач, ниһаять, ташландык бер бинага кайтып ава Максим. Тагын бер мәхшәр һәм могҗиза белән шушында очраша ул. Һич көтмәгәндә атыш башлана. Снарядларга түзә алмаган бинаның кирпечләре бер-бер артлы Максим өстенә ишелә башлый. Аякларның сызлавына, тишелгән башның авыртуы да кушыла. Авыртуларга чак түзеп торган Максимны йокы баса башлый. Менә изрәп йоклап китәм, дигәндә, Максимны әтәч кычкырып уята. Тавышын ишетсә дә, әтәчне үз күзләре белән күрми ул. Мин үзем моны могҗизага тиңлим. Әтәчләрнең фәрештәләрне күргәч, тавыш бирүләрен әниемнән ишетеп белә идем. Димәк, фәрештәләр канат җәеп, үлем тырнагыннан йолып калган булып чыга минем дустымны.
Берсеннән-берсе катлаулы 6 операция кичереп, аяк бармакларсыз, үкчәсез калган, аякларында, үпкәсендә кыйпылчыклар йөрткән, култык таягы белән генә хәрәкәтләнгән Максим бүген 7 нче операциягә керергә әзерләнә. Үз теләге белән илен сакларга китеп, үзе дә ярдәмгә мохтаҗ була торып, яралы иптәшләре хакына ярдәмнән баш тартып, үзен корбан итүче батыр егетебез белән дус булуыма мин бик сөенәм. Аның яудагы һәр адымы – үзе бер батырлык! Ә андый батырлар җиргә сирәк туа.
Кайчандыр мине генә түгел, минем күп кенә дусларымны футбол уйнарга, дөрес итеп туп тибәргә өйрәткән, уен өчен уңай шартлар тудырган Максим, ни кызганыч, инде башка беркайчан да безнең белән бергә футбол уйный алмаячак. Ә мин шул елларны күңелем түрендә балачагымның, үсмер елларымның матур бер хатирәсе итеп гомерем буе саклармын кебек. Тик ни генә булмасын, ул исән! Минем Макс дустым, минем героем исән!
Гадел Хәбибуллин
Балык Бистәсе, Корноухово авылы
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез