Һәр үткән көн – тарих. Ә тарих битләрен актармыйча, аларны барламыйча, үрнәк я гыйбрәт алмыйча, беркем дә яши алмый, минемчә.
Минем дә бүген, гаиләмнең үткәнен барлый-барлый, киләчәккә барыш, оныклар үстерергә әзерләнеп ятыш...
Ирем Мусин Тәүзәр Тәүзыйх улы белән без дөньяга шаулап яз килгәндә, дөнья чәчәккә күмелгәндә танышкан идек. Әнинең әйткән сүзләре-киңәшләре тормышта озата барганын хәзер ныграк аңласам, ул вакытта әни өйрәткәнчә: «Тереклек кыштан уянган чак – матур киләчәккә», – дип уйлавым хәтердә. Инде гаилә коруыбызга да утыз ел.
Утыз ел утыз көн кебек кенә үткән дә киткән. Ирем әйтмешли: «Кыен булса, бераз сизелгән булыр иде, рәхәттә, мәхәббәттә үтте бит ул». Мин килен булып төшкән йортта ике каенана, каената, иремнең әле өйләнмәгән абыйсы һәм энесе яши иде. Озак та көттерми балаларыбыз – улыбыз Булат, кызыбыз Фирүзә туды. Әллә ни зурлыгы белән аерылып тормаган авыл йортында ничә буын мәш килеп яшәп яттык. Каенатам Тәүзыйхның әнисен, яратып, «әби» дип йөрттек. Сугыш аркасында өч баласын берүзе үстергән, «әни» исеменә тап төшермәгән хатын-кыз ул. Булатка да аның тәрбия орлыклары салынды, оныкчыклы-әбиле өч ел яшәделәр алар. Шаяртып, «Агылый белән Тагылый» дип йөрткән чаклар бар иде. Әби ашарга утырса, Булат килеп елышты, Булатның өстәл янына килгәнен күрсә, әби тизрәк: «Улымның ашыйсы килә», – дип ашыкты. Әби өйрәтеп калдырган шигырьләрне Булат хәзер дә яттан сөйли. Кадерләп, хөрмәтләп, соңгы юлга да әбине үзебезнең төп йорттан озаттык. Озак та үтми, әби урынына каенанам Гөлфирәнең әнисен – Фатыйма әбине алып килдек. Безнең ярдәмгә мохтаҗ Фатыйма әбине «тәтәни» (тәти әнидән кыскартылып) дип йөртә идек. Ә тәтәни авылның Ак әбисе иде, тугыз яшеннән намаз укып, сугыш ачысын татыган кеше. Кемгә күз тигән, кемгә куркулык койдырырга кирәк, кемгә төш юрарга – барысы да тәтәни янында иде. Әбине сагынудан, югалтудан әллә ни арынмаган Булат тәтәни янына елышты. Бу вакытта инде кызыбыз Фирүзә дә туган. Абыйлы-сеңелле булып матур, дус үстеләр алар. Тәтәни өйрәтеп калдырган догалар да, киңәшләр дә – алар өчен байлык, тормыш кирәк-яраклары. Китап сөючәнлек, хезмәтне, кешеләрне, тормышны ярату, башлаган һәр эшне җиренә җиткереп үтәү – Мусиннарга гына хас сыйфатлар. Төп йорт булгач, кем генә килмәгән дә, кем генә кайтмаган бу нигезгә! Йортның бусагасын атлап кергән һәр кеше өчен ачык йөз, тәмле сүз. Иремнең олы абыйсы Айдар – каенатам белән каенанамның озак көттергән уллары, шуңа да аның бар хәрәкәте, бар гамәле аларның хәтерендә.
– Кеше килеп керсә, Айдар улым: «Әйдә, әйдә, утыр», – дип, өстәл янына чакырып, тиз генә савыты белән тозны өстәл уртасына куеп, кеп-кеченә куллары белән ипи сындырып, килгән кешене чәйгә чакыра иде, – дип искә ала әни. Бу матур, күркәм сыйфатлар һәркемгә шулай салынган бу йортта. Әтинең гаделлеге, ирләрчә кырыслыгы да бу нигездә үскән һәрбер балада чагыла. «Әти безне бер генә тапкыр да әрләмәде, тавышын күтәрмәде, үз үрнәгендә эш белән тәрбияләде», – дип искә ала ирем Тәүзәр. Әти гомере буе Бәрлебаш урманчылыгында хезмәт куя. Табигатьне ярату да, матурлыкны күреп, чисталык-тәртип урнаштыру да – һәр балага, оныкка әтидән күчкән сыйфатлар.
Дәү әтиләре янында Булат белән Фирүзә дә күп нәрсәгә өйрәнеп калдылар. Иң күркәме – җиде буын бабаларын дәү әтиләре белән бергә барлап, шәҗәрәсен ясап калу. Кечкенә чагыннан ук китап белән дус булу, китап уку да балаларыбызга тормышта ярдәм итеп килә. Икесе дә мәктәпне алтын медальгә тәмамладылар. КДМУның стоматология факультетын кызыл дипломга тәмамлап, хәзерге көндә хирург-стоматолог булып эшләүче балаларыбыз да – безнең горурлык. Икебез дә укытучы булу да тәрбия өлкәсендә мөһим роль уйнады, дип әйтәсе килә. Үзеңнекеләр белән мактана алырлык тәрбия бирә алмасаң, ничек итеп кеше баласына кисәтү ясап я киңәш биреп, укытучы исемен горур йөртеп булсын икән ул? Ә бу горурлык хисе бары тик шәхси үрнәктә, буыннан буынга күчеп килгән күркәм сыйфатлар тәрбияләү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Хәзерге вакытта алар үз көчләре белән эшләп алган хәләл хезмәт хакларына ике як дәү әниләрен дә, тирә-күршеләрне дә күчтәнәчләре, тәмле сүзләре белән шатландырып торалар. «Мәхәббәтле йортта гына бәхетле бала туа», – дип җырлый бит Рәсим Низамов та.
Китап укырга яратуларын алда искәртеп киткән идем инде, менә шуның нәтиҗәсендә барлыкка килгән иҗат белән шөгыльләнү дә – гаиләбездәге күркәм сыйфатларның берсе. Өченче сыйныфта укыганда ук, Булатның «Ирләр булыйк!» дип аталган язмасы район газетасында басылып чыккан иде. Дәү әтисе, әтисе, абыйлары белән горурланып язган иде ул анда. «Дәү әнием – умартачы» исемле шигырендә дәү әнисенең мең төрле һөнәр иясе булуын мактаса, Фирүзәсенең «Әни булып эшләүче әни» шигырендә үзенә хатын-кызга хас күркәм сыйфатлар салынуын ничек бар шулай тасвирлавы чагыла. Алар мәктәптә укыган елларда «Күркәм гаилә» бәйгесендә дә катнашып, җиңү яулаган идек әле. Хәзер инде үзебез каенана-каената булган, киленебез Динараны куанып кабул иткән, оныклар көтеп, аларны исән-сау шатланып бергә-бергә үстерүебезне теләп утырган мәлебез. Менә шулай күркәм гаилә булып, тормыш яратып, олыларны олы итеп, кечеләргә юл күрсәтеп, әллә ничә буыннан килгән күркәм сыйфатларны югалтмый, Кайбыч районының кечкенә генә Морза Бәрлебашы авылында төп нигездә, авыл оешкан елларда салынган нигезнең утын сүндерми, кайтасы кешене көтеп, каршы алып, озатып, үз көчебез белән мал табып, авылча яшәп ятыш.
Исламия Мусина. Кайбыч районының Морза Бәрлебашы авылы
«Җылы оя» бәйгесенә килгән язма
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез