Газетага язылу

Вак акчадан котылабыз: Россиядә «Тимер акча» атнасы башланды

26 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр бөтен ил күләмендә «Тимер акча атнасы» акциясе уздырыла. Банкалардагы, тартма һәм янчыклардагы вак акчадан котылу өчен менә дигән мөмкинлек бу. Акциянең рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, банк бүлекләрендә һәм кибетләрдә аны кәгазь акчага алыштырырга яки банк счетына салып куярга мөмкин, дип яза «КП».

Россия Банкының 1997 елдан чыгарыла башлаган акчалары алыштырыла. Әмма акцияне оештыручылар кайбер нечкәлекләре турында кисәтә. Вак акчаны номиналы буенча аерырга кирәк. Тагын бер үзенчәлеге – кайбер нокталар 1 сумнан кимрәк  акчаларны кабул итмәскә мөмкин. Ә инде банк счетына бары тик банк бүлекләрендә генә салырга мөмкин булачак.

Үзәк банк мәгълүматларына караганда, халык мондый акцияләрне ярата. Быел апрель аенда Россиядә яшәүчеләр шул рәвешле 55 миллионнан артыграк вак акчаны (барлыгы 252 миллион сум чамасы) әйләнешкә керткән. Ә узган елда исә бу күрсәткеч тагын да зуррак булган: 107 миллион вак акча (барлыгы 487 миллион сум) әйләнешкә кире кайткан. Халыктан «тузан җыеп» яткан вак акчаның күплеге  турында сөйли бу.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре