“Ватаным Татарстан” газетасы Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә Бөек Ватан сугышы батырларын һәм бүгенге каһарманнарны барлау максатыннан “Ватан хакына” дип аталган зур иҗади бәйге игълан итте.
Сезнең өчен батырлык – нәрсә ул? Каһарманыгыз кем? Әлеге бәйге кысасында без укучыларыбыз белән әнә шул сорауларга җавап эзлибез, әби-бабаларыбызның батырлыгын искә төшерәбез, Бөек Җиңүгә өлеш керткәннәр турында хәтерне яңартабыз, бүгенге геройларны барлыйбыз. Инде редакциябезгә килгән хатлар белән таныша башлыйк.
https://vatantat.ru/2025/04/166732/
«Мәрхәмәтле йөрәк» номинациясе
Миңа ул вакытта унөч яшьләр тирәсе иде. Әле дә хәтеремдә, Бөек Җиңүнең 40 еллыгы билгеләп үтелде. Без, мәктәп укучылары, хәзерге тел белән әйтсәк, гамәли проект эшләре әзерләдек. Һәрбер укучы үзенең гаиләсендә булган ветеран, тыл хезмәткәрләре белән әңгәмәләр корып, интервьюлар алып, альбомнар ясап куйган иде. Аеруча хәтеремдә калган Лотфулла абый язмышы.
Классташым Айратның бабасы ул – Лотфулла абый. Сугышның беренче көннәреннән үк үз теләге белән фронтка китә. Өй тулы балалар белән хатыны авылда яшәп кала. Башта хатлар килеп торса да, соңрак туктала. Ни уйларга да белмиләр. 1942 елның көзеннән хәбәрсез югала ул. Гаиләсенең йокысыз төннәре, өзелеп хәбәр көтүләре, балаларны ашатып-эчертү – барысы да бер юаш кына, кечкенә буйлы Зәйнәп апа җилкәсенә төшә.
Авылга ул 1945 елның көзендә кайтып ишек кага. Танырлык түгел: калтыранып торган гәүдә, битендә тирән яралардан төзәлеп тә бетмәгән җөй эзләре...
Үз хәленә кайту өчен берничә ел кирәк була.
9 Май көнне мәктәпкә очрашуга чакыргач, нинди авырлыклар аша узуын сөйләп бирде ул. 1942 елдан Германия концлагеренда әсирлектә була ул. Фашистлар тарафыннан кыйналулар, ач этләрдән тешләтүләр, тәненнән, бармаклары өстеннән йөзләгән немец солдатларының хром итекләре белән таптап узулары, җәзалаулар... Бер сәгатькә сузылган бу әңгәмәдә еламаган кеше калмаган иде. Миңа, бала гына булсам да, күңелемә нык тәэсир иткән иде бу очрашу. Лотфулла абыйны урамда очратсам да, аның белән булган вакыйгалар күз алдыма килә иде. Бөтен гәүдәсе калтырап торса да, хәтере искиткеч иде аның. Концлагерьның исемнәрен, номерларын, фрицларның исем-фамилияләрен әйтеп сөйли иде. Өч ел әсирлек михнәтендә яшәп тә, ул кешелек сыйфатларын югалтмаган иде. Батыр йөрәкле, көчле рухлы классташыбызның бабасына сокланып та, кызыгып та, кызганып та карый идек. Безнең өчен тере үрнәк иде!
Саный китсәң, авылда бу афәт кагылмаган йорт юктыр да ул. Минем проект эшем Зәйнәп апам турында иде. Ул күптән түгел генә дөнья куйды. Карт әбием, дәү әниемнең бертуганы. Йөз дә өч яшенә җитеп, искиткеч зирәк акыллы, бөтен нәрсәдән хәбәрдар булган, матур итеп сөйләшкән, көненә биш вакыт намаз укыган бу әбиемнән ниндидер бер җылы, якты нур бөркелә иде. Үткәннәрен сөйләгәндә, еламыйча тыңлый алмыйсың...
Яшьли әнисез кала, үги ана тәрбиясендә үсә. Үтә дә чая, җор телле яшь кыз күрше авыл егете Каюмга кияүгә чыга. Бер атна гына яшәп кала яшь гаилә – Бөек Ватан сугышы башлана. Каюмны сугышка алалар. Каенатасы, каенанасы белән яшәп кала Зәйнәп. Яшь киленнең уңганлыгын, батырлыгын күреп алып, аны колхозга рәис итеп билгелиләр. Гадел, намуслы, тырыш булуы, авыл халкын авыр вакытларда җитәкләп алып баруы, оештыра белү сәләте аның абруен күтәрә. Улы туып та, бер көн колхоз эшеннән калмаган. Чөнки авыл халкы аңа үзенең киләчәген, ирләрсез авыр тормышын ышанып тапшырган. Үз өстенә алган бу авыр вазыйфаны зур җаваплылык белән үти яшь хатын. Йокламаган төннәре күп була аның. Чәчү өчен орлык юнәтәсе, аны чәчәсе, җәй җитүгә печән әзерлисе... «Көзен уңышны ничек түкми-чәчми җыеп аласы?» – дип баш вата уңган хатын. Көне дә, төне дә колхоз дип үтә. Малларны ничек тә киметми. Ачлыктан котылып калу юлларын эзләү җиңел булмагандыр ул вакытта. Шул ук вакытта өйдә яшь бала өстенә сукыр карт белән карчыкны да тәрбиялисе әле...
1942 елның август аенда аның ишеген кара кайгы шакый – Каюмның һәлак булуы турында хәбәр килә. Өчпочмаклы хатта Каюмының фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелүе турында язылган була. Хаттагы бу сүзләрне укыгач, үз-үзен белештермичә, урам буйлап бик озак елап чаба яшь хатын...
Гел елап торып булмый: ул бит – авылның терәге, үрнәге, өлгесе, йөрәге! Үзендә көч табып, яшәргә рухын төшерми, колхозны җитәкләвен дәвам итә, фашистларга карата нәфрәт, ире өчен үч алу теләге белән Бөек Җиңүгә ышанып яши.
Сугыш тәмамлангач та, авылга ирләр кайта башлагач та, эшләр җиңеләя төшкән кебек булса да, әбием алдынгылыкны бирми. Ир-атлар белән бертигез эшләп, дөнья көтүен дәвам итә.
Әкрен генә авырлыклар җиңеләя бара. Әмма бер-бер артлы еллар үтеп торсалар да, Зәйнәп һаман да рәис булып эшләвен дәвам иттерә. Чөнки аның оста оештыручы, кешеләргә карата миһербанлы, гадел булуы бөтен авыл халкын сокландыра. Сугыштан соңгы авыр елларда колхозны миллионер колхоз дәрәҗәсенә җиткерә. Утыз алты ел колхоз рәисе булып эшләү дәверендә бик күп орден-медальләр белән бүләкләнә. Авылда гына түгел, районда, хәтта республика күләмендә таныла Зәйнәп Зәйнетдинова.
Тол хатын булып, яраткан иренә тугры калып, ир баласын ялгыз үстереп, югары белем биреп, олы юлга чыгара. Ире белән бер атна гына яшәп калган булса да, каенанасы белән егерме ике ел бергә яшиләр. Тирә-юньдә аларның дуслыгына сокланмаган кеше калмый. Әниле-кызлы кебек тату гомер кичерәләр. Зәйнәп карчыкның улы, югары белемле тырыш егет, Үзбәкстан якларына китеп, матур гаилә корып, шунда төпләнеп кала.
Ә әбиемнең үзенә килгәндә, гомеренең соңгы көненә кадәр үзен-үзе йөртте, авыл халкының тирән ихтирамын, игътибарын тоеп, бәхетле яшәде. Бер минут та утырып тора белмәгән әбием туксан җиде яшенә кадәр бакчасында бәрәңге, кыяр-помидор үстерде. Тәрәзә алдындагы бакчасы җәй буе чәчәкләргә күмелеп утырды. Аның өеннән киңәш сорап килүче кеше өзелеп тормады. Аның белән бер сөйләшүе генә дә ни тора!
Җор телен, зирәк акылын Ходай Тәгалә аны соңгы көненә кадәр мул итеп бирә. Соңгы дүрт елын гына ул безнең туганнарда яши. Бер көн дә авырмыйча, матур итеп бакыйлыкка күчә. Аның турында бары тик матур, бары тик күркәм тасвирлама гына биреп була. Кешелекнең, хатын-кызның иң уңай сыйфатларын гына үзендә туплаган, тормыш тәҗрибәсенең бай булуы, юка җилкәсендә авырлыкларны күп күтәреп тә, сыгылып төшмәве аны шулай күркәм иткән дә инде. Шуңадыр инде, аның белән аралашу үзе бер бәхет иде. Мин шундый әбием булуы белән чиксез горурлана алам. Үрнәк, кешелекле булуың, кылган изге гамәлләрең, илебез өчен тыныч тормышны якынайтканың өчен урының оҗмахта булсын, карт әбием!
Ландыш Хисамова. Усад
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез