“Ватаным Татарстан” газетасы Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә Бөек Ватан сугышы батырларын һәм бүгенге каһарманнарны барлау максатыннан “Ватан хакына” дип аталган зур иҗади бәйге игълан итте. Сезнең өчен батырлык – нәрсә ул? Каһарманыгыз кем? Әлеге бәйге кысасында без укучыларыбыз белән әнә шул сорауларга җавап эзлибез, әби-бабаларыбызның батырлыгын искә төшерәбез, Бөек Җиңүгә өлеш керткәннәр турында хәтерне яңартабыз, бүгенге геройларны барлыйбыз. Инде редакциябезгә килгән хатлар белән таныша башлыйк.
https://vatantat.ru/2025/04/166732/
«Бабамнардан килгән батырлык» номинациясенә
Волгоград өлкәсенең Суровикино районында бер калкулык бар, аны төрлечә атыйлар: Поклонная тавы яки Калинов тавы, ә кайберләребез 117 нче биеклек дип тә ишетеп беләдер. Бу урын гади түгел, анда Сталинград сугышының беренче, иң көчле бәрелеше була. Шул урында әле генә унсигез яше тулган бабаем Галимулла Әхмәдуллин 147 нче дивизия (600 нче укчы полк) сафларында минометчы булып дәһшәтле сугышка керә.
1942 елның эссе июль ае. Һава торышы кызу булганга гына түгел, ә сугышның көчле бәрелешләр чоры булганга, бу вакытны кызу дип әйтеп була. Татарстан, Удмуртия, Чувашия республикалары ир-егетләреннән формалашкан 147 нче дивизия 1942 елның шундый көннәрендә Сталинград өлкәсенә килеп җитә. Дивизия составындагы 62 нче армия гаскәрләре Суровикино станциясе тирәсендә 12 чакрым озынлыктагы фронт сызыгын сакларга хәрби боерык ала. Бабам болай тасвирлаган иде әлеге вакыйганы: «Менә без Сталинград янында. Сталинград өчен сугышның иң дәһшәтле, иң авыр сугыш икәнен белмәгән кеше юктыр. Без шәһәрдән 60–100 чакрым чамасы ераклыкта сугыштык. Иң авыр сугыш булды бу, күп иптәшләребезне югалттык әлеге бәрелештә».
7 августта дошман һавадан бомбардировка һәм танклар белән көчле һөҗүм башлый. Суровикино районында дивизия бер адым артка чигенмичә, көчле сугыш алып бара. Бабаем сөйләүләре буенча исемдә калганнардан, бу бик авыр, канкойгыч сугыш була, авылдашларын, бик күп сугыштагы иптәшләрен югалта ул. Совет сугышчыларының ярсулы каршылыгына, батырлыгына карамастан, бар көчен шунда ташлаган немецлар дивизияне чолганышта калдыралар. «1942 елның 10 августында бик көчле бәрелештән соң без чолганышта калдык, булган коралларыбыз бетте, корал, сугыш кирәк-яклары китерә алмадылар, эчәргә су да калмады, шулай да без бирешмәдек, соңгы көчебезгә кадәр сугыштык», – дип сөйләгән иде бабаем. Августның икенче яртысында Суровикино тулысынча дошман кулында була. Исән калганнарны, яралыларны фашистлар әсирлеккә ала, шулар арасында минем бабаем да була. Әсирлеккә эләккән солдатларны башта конюшняда тоталар, аннан поездга төяп, Ростов өлкәсендәге лагерьга җибәрәләр.
Кечкенә булуыма карамастан, бабаем сугыш турында сөйләргә яратмаса да, мин аңа күп сораулар бирә идем. Шулай итеп, бабаемның кеше түзә алмаслык шартларда яшәвен, ачлык, ялангачлык кичерүен, могҗиза белән, яшьлеге белән генә исән калуын, безнекеләрнең кайчан булса да килеп, бу мәхшәрдән азат итәчәкләренә өметләнеп яшәгәнен белдем. Концлагерьда куркыныч авырулар, корчаңгы, бет тарала, тиф авыруы башлана, күселәр ияләшә. Беренче салкыннар килгәч, тоткындагы солдатлар туңып, өшеп үлә башлыйлар.
«Шәһәр кешеләре, немецлар күрмәгәндә, тимер рәшәткә аркылы җылы оек, кием-салым, бияләй аталар иде, шуны чиратлашып кия идек. Кайвакыт ипи кисәкләре аталар, бер кечкенә кисәк ипигә берничә кеше ябыша идек. Концлагерь алдына атларның тагарагыннан калган арпа китереп бушаталар иде немецлар, шуңа барыбыз да барып ябыша идек. Кеше күп булганлыктан, утырып йокладык, кыйнаулардан алган ярадан көненә күп кеше үлде», – дип сөйли иде бабам.
1943 елның башында, безнең гаскәрләрнең Сталинград өчен барган сугышта җиңүен аңлап, немец солдатлары әсирләрне алып чигенәләр. «Безнең гаскәрләр Сталинград өчен сугышта җиңеп, күп немецлар корал ташлап әсирлеккә бирелгәч, безне икенче лагерьга күчерделәр. Лагерьдан лагерьга күчергән бер көндә үлем көтәргә барганда, безне саклап барган немецлар юкка чыкты, бер-беребезгә карашабыз, аңламыйбыз нәрсә булганын. Артыма борылып карасам... Кызыл армия танклары безнең яннан үтеп киттеләр, танк артыннан – безнең солдатлар! Шул вакытта бер-беребезне кочаклап еладык», – дип искә ала иде бабам.
Әсирлектән азат ителгәч, ул I Украина фронты составында сугыша. Бөек Җиңүне ул Германиядә каршылый.1945 елның 5 июнендә хәрби ант кабул итә һәм 1946 елның ноябренә кадәр 237 нче автотранспорт батальонында шофер булып хезмәт итә. «Австрия, Венгрия, Чехословакия җирләрен иңләдем, ләкин үзебезнең илебездән матуррагын күрмәдем. Яшәсен Бөек Җиңү! Яшәсен данлы илебез!» – дип еш кабатлый иде.
Сугыш барган шәһәрләр, авыллар буйлап йөрсәң, һәр җирдә совет солдатларының батырлыгына шаккатасың. Мин дә шул батыр, чын ир булган бабамның оныгы булуым белән бик горурланам.
Бабаем Әхмәдуллин Галимулла Әхмәдулла улы Арча районындагы туган авылы Каенсарга исән кайта. Әсирлектә булганлыктан, аңа сугышка хәтле эшләгән эшенә (конторада хисапчы була) урнашырга мөмкинлек бирмиләр. Курслар тәмамлап, МТСта тракторчы булып эшли. Бары тик 1957 елда гына бабаема Арчадан уполномоченный килеп: «Бар, конторага үз урыныңа эшкә утыр!» – дип, хисапчы булып эшләргә рөхсәт биреп китә. Шул вакыйгаларның шаһиты булган Нурия апай: «Бу яңалыкны ишеткәч, Галимулла абый белән Гани абый: «Без азат!» – дип кочаклашып еладылар», – дип сөйләде. Үз авылы кызы Сания белән тормыш корып, 4 кыз тәрбияләп үстерәләр, онык-оныкчыклар да күрергә насыйп була бабама. Авылда мөхтәрәм, олы хөрмәткә лаек кеше булды, бар җирдә сүзе үтте, бик төгәл, гадел кеше булып, аяз күк йөзле илебездә бәхетле гомер итте.
Мин бабаемның 9 Май көнне арт якта, миннән күз яшьләрен яшерергә теләп, качып елап утырганын бүгенгедәй хәтерлим әле. Хәтеребезне генә югалтмыйк!
Рамилә Игламова,
Лаеш районы
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез