Халыкка акыл керә

Кеше хәзер бераз ахмаклана бара бугай, дигәнрәк фикер йөри. Бу гади халык арасында да ишетелә, абруйлы авызлардан да ычкына. Бер карасаң, ышанмаслык та түгел. Белем бирү системасының түбәнәюен мисалга китерәләр. Хәзерге яшьләр китап укымый, эзлекле фикер йөртә белми, дип тә өстиләр. Әле анда, әле монда ишетелгән фикерләрнең һәм кылынган гамәлләрнең сәерлегенә игътибар итәләр. Хәтта кайбер депутатлар проект дип тәкъдим иткән фикерләрнең дә ахмаклыкка бик якын торуын искә төшерәләр. Бер карасаң, чынлап та дөреслек бар шикелле. Ә икенче яктан карасаң…

Адәм акылы беркайчан да бер дәрәҗәдә генә тормаган бугай инде ул. Җирне дә башта түгәрәк дип уйлаганнар, аннан соң яссы дигәннәр, аннан тагын түгәрәкләгәннәр… Ләкин төрле технологияләрнең күз иярмәс тизлек белән үсү чорында, кешенең ахмаклануы турында сүз сөйләү артык тоела. Ясалма интеллект дип әйтәбез бит инде. Менә аны уйлап табу, гамәлгә кертү генә түгел, ә әзер сервис белән эш итү өчен дә белем һәм акыл таләп ителә. Бүтән төрле технологияләр дә шундый ук.

Без дә – вузларда белем алган кешеләр. Яшь вакытта акыл ягыннан да, белем буенча да бик аерылып тормый идек бугай. Яшьлек ул акылның барлыгын оныта торган дәвер дә бит әле. Хәтта белем алу мөмкинлекләре дә ул заманда күпкә чиклерәк иде. Китапханәгә барсаң да, кирәкле нәрсәне шундук кулыңа тоттырып җибәрмиләр, азмы-күпме чират көтәргә дә туры килә. Белем эстәүчеләр күп, ә китап берәү генә.

Ул чор белән чагыштырганда, бүген хөррият. Электрон китапханәләр интернет тулы. Хәтта өеңнән чыкмыйча да үзеңә кирәкле әсәрне санаулы минут эчендә кулга төшерергә мөмкин. Белем алырга теләгән кешегә бернинди дә чикләр юк. Онлайн мәктәпләр, теге яки бу һөнәргә өйрәтә торган курслар мыжгып тора. Читтән торып уку мөмкинлекләре бар. Нинди һөнәргә өйрәнергә телисең, барысы да – үз карамагыңда. Акыл белән белем бер үк нәрсә түгел, әлбәттә, тик алар үзара бәйләнештә яши. Акылы булган адәм белемгә омтыла. Электрон китапханәләргә тәүлек әйләнәсенә фәләнешәр йөз мең кеше керүен исәпкә алсаң, бүгенге кешегә белем дә, матур әдәбият та кирәк. Шулай булгач, халык наданлана, ахмаклана, дип әйтеп булмый.

Монда кешенең ахмаклануы түгел, ә ахмаклыкның популярлаша баруы турында сүз йөртергә кирәк бугай. Әйтик, ниндидер депутат шундый ахмак тәкъдим белән чыгыш ясый: «Йортындагы черкине үтергән өчен йорт хуҗаларына штраф салырга», – ди. Хәзер газета-журналлар шул хакта яза, интернетта блогерлар чыгыш ясый… Үзара җыелышкан кешеләр шуны сөйли. Дөнья тула теге хәбәр белән. Депутатның исеме телдән-телгә күчә. «Ахмак» дип сөйлиләр инде аны. Ләкин тора-бара «ахмак» дигәне онытыла, чөнки андыйлар бер ул гына түгел, аннан хужелары да күп, ә исем-аты кешеләр хәтерендә кала. Ул ота. Бер ахмак фикер аңа фәлән миллионлык рекламаны бушлай эшләргә булыша. Артистлар да шулай. Бүтән өлкә кешеләре дә. Юләрлек эшләгән бөтен кеше дә ахмак икән дип уйларга ярамый.

Интернет та ахмакларга үзен күрсәтү өчен зур мөмкинлек ачты. Бүген теләсә кем теләсә нинди чатта үзенең тиле фикерен язып калдыра ала. Элек бу токым үз исемен бәдрәф стеналарына язып мәңгеләштерергә тырыша иде, хәзер интернетка күчте. Андый язмалар белән дөнья тулган. Шуңа ахмаклык арткан кебек тоела. Асылда ахмаклык түгел, ә аны күрсәтү мөмкинлеге артты. Бер җәзасыз. Кеше арасында юләр фикер әйтсәң, авызыңа да сугарга мөмкиннәр. Ә монда рәхәт. Бөтенесе дә шуннан файдаланырга тырыша.

Гомумән, ахмаклыкның популярлыгыннан бөтен кеше дә файдаланып калырга омтыла. Шулай булгач, халык сантыйлана дип уйлау дөрес түгел. Киресенчә. Ахмаклыкны уңышлы файдалана белү өчен акыл кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре