Хәтер сагында

Мәрхәмәтле йөрәкле карт бабам Тямаев Фатыйх Вәлиулла улы, карт әбием Хәдичә Нурхамәт кызы мисалында Бөек Ватан сугышы елларында Бөек җиңүгә өлеш керткән тыл хезмәтчәннәре турында сөйлисем килә.

Хәтер сагында

«Мәрхәмәтле йөрәк»

Минем бабам Фатыйх Тямаев 1901 елда Октябрь (хәзерге Нурлат) районының Түбән Нурлат авылында дөньяга килә. Батыр һәм кыю егет эшләргә ярата, авылдашларына җылы һәм дустанә мөнәсәбәттә була. Аның хезмәт сөючәнлеге, җаваплылыгы, илебез алдында гражданлык бурычына тугрылыклы булуы авылдашларын сокландыра.

1917 елда Гражданнар сугышына алына. Аннан 1920  елда яраланып кайта. Туган авылында Закирә исемле кызга өйләнә. Ике уллары Салих белән Вагыйз дөньяга килә. Алар янына ятим калган Гайнегелем исемле кызны тәрбиягә алып үстерәләр. Бик авыр еллар була. Закирә апа авырып үлеп китә. 35 яшьлек Фатыйх 3 бала белән  ялгыз кала. Күпмедер вакыттан соң Хәдичә исемле кызга өйләнә. 3 ятим балага әни була Хәдичә әбиебез. Аларның уртак 9 баласы туа һәм алар 12 баланы көчле, эш сөючән, тәртипле, туган илләренә тугрылыклы кешеләр итеп тәрбияләп үстерәләр.

Авыр сугыш еллары башлангач, партия бабамны ТАССРның Октябрь районы И.В. Сталин исемендәге колхоз председателе итеп билгели. Авырлыктан, эштән курыкмаган бабам авыр сугыш елларында колхозны алдынгылар рәтеннән төшерми. Хәдичә әбием барлык хатын-кызлар белән беррәтән басуда, урып-җыю эшендә катнаша. Таңны төнгә ялгап, авыл халкы белән  игеннәрне саклап үстереп, бөртеген дә югалтмыйча  дәүләткә тапшыралар. Кулына мылтык тота алган бар ир-ат та  сугышка китә. Олы улы Салихны да 1943 елда сугышка озаталар. Авылда хатын-кызлар, балалар, картлар гына кала. Бабам халкы өчен, иле өчен бар тырышлыгы белән эшли. Җиңүне якынайтырга ярдәмебез тисен дип, сугыш өчен самолет төзергә халык белән бергәләп егерме мең сум акча җыеп, ил башлыгы И.В. Сталинга хат язып сала.

               https://lh3.googleusercontent.com/UCs6IYCmYRv0ipMpQ2XHrdOWSOel1zgFwGHb_sYL2WgGTnsJbY8oZ3LYfeYe2ofmEEyv50gKejKb_D6vg4NogPqvv8C7Bk_RcItM3cjhVF-036G-SQyym7QHEHQzt9l1jAcaNxN6hQ=w1161-h868-no

Озак вакыт та үтми, бабам исеменә И.В. Сталиннан рәхмәт сүзе белән язылган җавап хаты да килеп төшә. Бабам мәрхәмәтле йөрәге белән иле, халкы, туган җире өчен бик күп игелекләр эшли. Дөрес, хезмәтендә аяк чалучылар да аз булмый. Йортлары янып бетеп, яшәү урынсыз калуны да кичерәләр алар. Барысына түзәләр әбием белән бабам. Авырлык белән булса да яңадан йорт төзеп чыгалар.

Яшьли революциядә катнашулар, Бөек Ватан сугышы еллары авырлыклары берсе дә эзсез калмый, бабам, авырып, 1971 елда үлә. Аның турында истәлекләрне карт әбием Хәдичә елый-елый сөйләгәннәр, ул вакытта кечкенә бала булсам да, хәтердә калган. Соңрак, үсә төшкәч, аларның кызы, минем әниемнең әнисе – дәү әнием Халисәдән сораша идем. Мәрхәмәтле йөрәкле әти-әнисе турында күз яшьләре белән, горурланып сөйли иде бәгырькәем.

Саргаеп беткән шушы газета кисеме туганнарымда саклана. Авыл музеенда бабам куллары белән язылган колхозның исәп-хисап дәфтәрләре бүген дә бар.

Без, оныкчыклары, шулай ук балаларыбыз да мәрхәмәтле йөрәкле нәселебез белән горурланабыз.

Ләйсән  Зарифуллина, Нурлат районы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре