Галимҗан Гыйльманов
АДАШКАН ҖАННАР
(Хикәя)
Загс бинасыннан атылып килеп чыккан Бәхетгәрәй кинәт туктап калды. Аерылган бәндәләр озак төшсеннәр, төшә-төшә, аерылып дөрес эшләдекме, әллә ялгыштыкмы, дип уйлансыннар өчен эшләнгәндәй, махсус биек итеп корылган баскычка төбәлеп туктап калды, аннары артында һаман әле ябылып бетмичә, ыңгырашып торган ишеккә карап алды, хәтта, кире керергә омтылгандай, шул ишек катына ымсынгандай итте... Бераздан, катгый бер карарга килеп, ашыгып баскычтан төшә башлады. Карары катгый булып чыкмады, ахры, урта бер җиргә җиткәч, тагын тукталды, тагын борылып карады... Ул арада ишектә бер мөлаем ханым күренде. Үзе шәһәрчә затлы гына киенгән булса да, башына, чын авылча итеп, карага яшел чәчәк төшкән кашемир яулык япкан. Ул яулыкны Бәхетгәрәй шундук таныды: Сәриясе аны килен булып төшкәндә фатасы өстеннән япкан иде... Көзге салкын көн иде ул, бертуктаусыз җил тарткалый иде... Шул яулык читеннән дулкынланып чыгып торган кара чәчләрне әле дә хәтерли Бәхетгәрәй... Бу юлы ул чәчләр юк иде, яулык та бик сәер бәйләнгән. Әллә... шәһәр җирендә яшәп, яулык бәйләүне онытканмы аның Сәриясе? Нишләп аныкы булсын?.. Бүгеннән аныкы түгел шул инде. Бүгеннән ул – Харисова Сәрия Салихҗан кызы...
- Сәрия!.. – Бәхетгәрәй хатынына дәшүен сизми дә калды.
– Гәрәй? – Гел шулай ул, ирен өнәп бетермәгән чакта «Бәхет» сүзен төшереп калдыра. – Нишләп торасың монда? Минем елаганны күрәсең килдеме? – Сәрия, ул кулындагы кулъяулыгы белән күз яшьләрен сөртеп алды.
– Сәрия... – Бәхетгәрәй аерылышкан хатынының исемен кабатлаудан уза алмады. Аларның бүгенге тормышлары, язмышлары ни дә булса әйтүдән узган иде инде. Шуңа күрә дә ирнең эндәшүе шулкадәр гамьсез һәм мәгънәсез чыкты, әйтүгә караганда әйтми калуы, мөгаен, күпкә яхшырак булган булыр иде...
Бәхетгәрәй, башын иеп, буйсынулы кыяфәттә бермәл таптанып торды да, кискен борылып, баскычтан төшеп китте...
Бу юлы Сәриянең теле ачылды:
– Бәхетгәрәй! – Иренең борылып каравын көтеп алгач, хатын сүзен дәвам итте: – Син... нидер әйтмәкче булган идеңме?
– Юк-юк, болай гына... Гафу, каядыр ашыга идең бугай... Юлыңны бүлмим, зинһар, бар... Пока!
– Пока...
Шулай аерылыштылар... Әйе, нинди мәгънәсезлек: аерылыштылар, аннары... аерылыштылар. Әле генә аерылышып чыккан бу ике кешенең кыланмышына берәү читтән карап торса, һичшиксез, елмаеп куяр иде. Чөнки әллә каян күренеп тора: бу ир белән хатын бер-берсен һаман яраталар. Алай гына да түгел, бер-берсеннән башка яши алмыйлар! Әнә бит бер-берсенә ничек өзелеп, хәтта өзгәләнеп эндәштеләр: «Сәрия!», «Бәхетгәрәй!» Үзләре дә сизмәстән, бер-берсенә бөтен гәүдәләре, куллары, йөзләре, карашлары белән омтылып, җан канатлары белән талпынып та куйдылар әле... Әлбәттә, ул өченче кеше, әгәр булса, әлеге кәмитне болай гына калдырмас иде, яннарына йөгереп барып, бу хәлдәрендә фашлап, кыенсынырга мәҗбүр итеп, оялта, орыша ук башлар иде: «Нишлисез сез?! Бала-чага кебек, кечкенә үпкәләштән дә язмыш бәласе чыгарып йөрисез? Ташлагыз бу уенны, яратышып кавышкансыз икән инде, матур итеп, аңлашып яши дә белегез!..» – дияр иде. Нишлисең, бу мәлдә загс бинасының ишеге төбендә андый кеше юк иде, шуңа да кайчандыр бер-берсенә мәңге аерылышмаска ант итешкән ике кеше тиз генә як-якка китеп бардылар...
Бәхетгәрәйне бүгенге ямьсез вакыйга да түгел, күбрәк бертуктаусыз зиһенен кагып торган уйлар әлсерәтте... Нәрсә әйтсен инде ул кайчандыр яратып өйләнгән, мәңгелеккә күңеленә, язмышына беркеткән, антлар эчеп, вәгъдәләр биреп, ихлас ният-сүзләре, тән һәм күңел назлары белән бәхетнең иң югары катына алып менгән хәләл хатынына? Әйтеләсе сүзләр әйтелгән инде. Һәм суд беркетмәсенә хөкем карары булып кереп яткан мөһим сүзләр дә кабат кулга ияләштереп булмаслык кош булып очкан: «Безнең холык-характерлар туры килмәде, табигатьләребез, дөньяга карашларыбыз яраша алмады, без – төрле кешеләр...»
Каян башланды соң бу төрлелек? Юк, бу хакта кайта-кайта гына уйлап бетереп булмый. Бәхетгәрәй загс бинасыннан ерак та түгел бер бакчага кереп утырды. Иң беренче уйлаган уе: «Бу бакчаны аерылышып чыккан, үз тормышларында адашып йөргән җаннар уйланып утырсын өчен корганнармы әллә?» «Бәлки ниятләреннән кире кайтырлар», – дип тә уйлаганнардыр. Кергәнче кирәк булгандыр мондый бакча. Их, «Аерылышабыз!» – дип, кыр талашкан ир белән хатынның күзенә күренәме соң бу матурлык?! Юк, күренми... Аларның күңел кылларын үпкә, рәнҗеш, хәтта үч сарган була... Эш эшләнеп беткәч уйландыра икән шул, җәмәгать!.. Менә Бәхетгәрәй дә, загстан чыгуга ук, бөтенләй башка кешегә әверелде дә куйды. Ике ай буе күңелен талкыган ачуы тәмам сүнде, сүрелде...
Нәрсәдән башландымы?
Көннәрдән бер көнне хатынының кул сумкасыннан ирләр галстугы чыкты. Сәрия ерак бер шәһәрдә командировкада булып кайткан гына иде. Үзе эшләгән заводтан дүрт кеше барып, шундый ук заводтагы шундый ук конвейерны көйләргә булышып кайтканнар иде. Сәрия хатын-кызлардан үзе генә. Өйдә елап утырган баласы юк дип, аны мондый сәфәрләргә еш җибәрәләр. Дүртесенә дүрт бүлмәле бер фатир биргәннәр. «Гафу итегез, ир затлары гына килә дип аңладык, шулай бергә урнашырга туры килә инде», – диделәр. Шул: заводтагы эшләрне көйләп, бер атна дигәндә урап кайттылар. Андый чаклар булгалады бит инде, Бәхетгәрәй бер дә аптырамас иде. Ләкин бу юлы хатынының кул сумкасыннан ирләр галстугы чыкты. Алтын кыскыч беркетелгән затлы галстук! Сәриянең: «Фатирны тапшырганда, берәр нәрсә калмаганмы дип кергән идем, кемнеңдер галстугы килеп чыкты, соңыннан бирермен дип, үзем дә аңышып бетмичә, тиз генә сумкама тыгып куйганмын», – дигән сүзләре Бәхетгәрәйне ышандыра алмады. Аның күңеленә шик керде. Ә шик, көнчелек хисе, бер кергәч, тиз генә чыгып китәм дими инде.
Бу әле тарихның башы гына. Күңеленә шик төшсә дә, Бәхетгәрәй үз уйларын хатынына сиздермичә яши бирде. Бераз кырысланды, иренендә елмаю кимеде, әмма сиздермәде. Хатынын элеккечә сөйде, назлады, битеннән үбеп эшкә китте, эштән кайткач та кочаклап үпте... Назлашып, яратышып туя алмаган шундый кичләрнең берсендә Бәхетгәрәй әйтеп куйды:
– Кадерлем, әллә бәби ясыйбызмы? Дөньябыз түгәрәкләнеп китәр иде. Тупырдап торган бер малай кирәк бит инде, ә? Нәсел дәвамчысы...
Моңа кадәр Сәрия бәби мәсьәләсен кичектереп килә иде. «Яңа эшкә урнаштым, бераз җайланып китсен инде, эшли башлау белән декретка чыгып йөрергә дә уңайсыз, берәр елга кичектерик, яме, кадерлем... Көтеп алынган бала бәхетле була, диләр бит...» – дигән иде.
Менә бер ел үтеп китте, Бәхетгәрәйгә дә бу хакта кабат сүз кузгатырга җай чыкты. Дөресен генә әйткәндә, бәбәй шатлыгы белән күңелендә көчәя барган шикне бастырып куясы, хәтта аңардан бөтенләй дә котыласы килгән иде аның. Ләкин Сәриянең җавабы көтелмәгәнчәрәк булды:
– Юк әле, мин әзер түгел, бераз гына карьера эшләп алыйм, яме, кадерлем, озакламый начальник урыны бушый, шунда куюлары ихтимал...
Бәхетгәрәй күңелендә уяулы-йокылы пыскып яткан шик-шөбһә шунда дертләп уянып китмәсенме! Ул ярсуыннан кая барып бәрелергә белмәде. Арлы-бирле йөренде, ах-ух килде, бераздан күңелендәге үпкә-битәр тышка бәреп чыкты...
– Әле шулаймы?.. Тагын бер елмы? Аннан тагын бер ел, әйеме? Аннан тагын, тагын... Син мине беркатлы юләр дип беләсеңме әллә? Аңлыйм, бик аңлыйм сине, Сәрия... Теге командировкадан затлы галстук күтәреп кайтканнан соң шундый үзгәрдең, мин сине бөтенләй дә танымыйм. Башыңда гел шул эшең, карьераң, коллегаларың, шулайдыр, күңелеңә бик якын кешеләр бардыр шул анда, юкка болай эш дип көяләнмәс идең...
Сәрия иреннән бу кадәресен үк көтмәгән иде, күрәсең, бөтенләй телсез калды. Зур, матур күзләрен киң ачып, бермәл сынап карап торды да, бер сүз дәшми-нитми, әйберләрен җыя башлады. Каяндыр юл чемоданын тартып чыгарды, гардеробындагы киемнәрен сыдырып алып, шул чемодан өстенә ыргытты...
Бәхетгәрәй эш бу кадәр җитдигә китәр дип уйламаган иде. Бер ел элек кенә барлыкка килгән яшь гаилә җимерелүгә таба бара түгелме соң?!
– Сәрия! Нишлисең син? Хет бер сүз әйт!
– Судта очрашырбыз, шунда әйтермен!.. – Сәриянең карары нык иде, ул тиз-тиз генә җыенды да, бер кулына чемодан, икенче кулына базар сумкасы тотып, чыгып та китте. Бәхетгәрәй мондый минутларда нишләргә икәнен белми иде, шул белмәве белән идән уртасында басып калды...
Шулай да Бәхетгәрәй: «Кайтыр, аңлашырбыз...» – дип уйлаган иде. Әле бит аңлашу булмады. Әйтсә ни... Шиген белдерсә ни... Аңлатсын, тагын бер мәртәбә иренә ныклап аңлатсын иде, гаебе булмаса инде... Болай пыр тузып чыгып киткәч, бөтен нәрсә дә чиста түгел монда, факт! Бәхетгәрәй шулай уйлады. Шуңа да Сәриясе артыннан чыгып чапмады, соңыннан да эзләп йөрмәде...
Яннарында тагын шул өченче кеше булса, ул болайрак уйлар иде: «Юньсезләр, болар бит юк нәрсә белән булашалар... – дияр иде. – Боларның кыланмышылары һич ышандырмый лабаса: Сәриянең тиз генә чыгып китүе, суд, аерылышу турында сүз башлавы балалыктан башка нәрсә була алмаган кебек, Бәхетгәрәйнең дә бер табылдык галстукка карап кына хатынын көнли башлавы – бик тә, бик тә сәер күренеш иде, артык та, ким дә түгел!
Өченче кеше юк иде шул монда. Җиңел генә уйлап хәл итүче бу ир белән хатынга килеп туган хәлнең язмыш бәясенә тормаганлыгын аңлатучы кеше табылмады. Әти-әниләренә, дус-ишләренә дә әйтмичә, бер-берсенә карата кузгалган үпкә хисләрен «йотып җибәрә» алмыйча, Бәхетгәрәй белән Сәрия үзләренең гаилә язмышларын бик тиз судка, аннары аерылу хакындагы загс карарына җиткерделәр. Берничә мәртәбә телефоннан сөйләшү арадагы киеренкелекне бетерә алмады. Бәхетгәрәй: «Мин сине аңлыйм, миннән әйбәтрәкне тапкансыңдыр», – дип үҗәтләнсә, Сәрия: «Миңа фатир кирәк түген, әнинеке җитә, бу – синең йорт, үзең яшә, яңа хатының белән рәхәтен күр!» – дип, ачы теллеләнде. Бу сөйләшүләрдән соң гаиләнең язмышы аянычлы бетәсе көн кебек ачык иде. Шулай булды да. Менә хәзер Бәхетгәрәй загс бинасы каршындагы бакчада япа-ялгызы моңаеп утыра, Сәрия дә, борынын тарта-тарта, дымлы күзләрен яшькә чыланып беткән кулъяулыгы белән сөрткәләп, «яраткан» эшенә китеп барадыр...
Зиһен капкачы ачылып, үзенең нинди хәлдә калганын аңлый башлаган Бәхетгәрәй, авыр гына кузгалып, урыныннан торды. Кая барырга белмичә, бераз таптанып торды да, үзе дә аңышмыйча, бая гына аларның гаиләләрен җимерүдә хәлиткеч эшне башкарган загс бинасына таба китте. Янәшәдә генә өченче кеше булса, аны бераз җиңеләя башлаган дип уйлар иде. Һәм ул ялгышмас иде. Бу минутта Бәхетгәрәй, яшәеш логикасын онытып, бөтенләй сәер уйлар-ниятләр белән яши башлаган иде. Бу уйлар аның бүгенге тормыш-бармышына бөтенләй дә туры килми иде: хәзер күпме кеше аерылыша? Һәм алар кабат кавышалармы?
Загс хезмәткәре Бәхетгәрәйне йөзен ачмыйча гына каршы алды. Шулай да, берничә мәртәбә килеп, инде үз булып киткән иркәйне, тиргәп тә, куып та җибәрмәде. Түр бүлмәсендә әзерләп өлгергән чәй өстәленә чакырды. Бәхетгәрәйгә барыбер иде, ул бу авыр минутларда ялгыз калмавына сөенеп, шундук риза булды. Сөтле чәй салынган чынаякка тотынмас борын ук сорап куйды:
– Әйтегез әле, бүгенге көндә күпме кеше аерылыша һәм күпме кеше кабат кавыша?
Загс хезмәткәре (исеме Зәбидә Лотфулловна икән) аның соравына җавап бирмәде, сүзен бөтенләй башка яктан ялгап китте:
– Мин сезнең ихластан йөрмәвегезне шундук чамаладым, почему, потому что тәҗрибәм бар. Сезне бер-берегезгә карата кузгалган үпкә, обида йөртә. Сез икегез дә личность, бер-берегезгә һич юл куярга теләмисез, опять же ниндидер сүз өчен обида, злость сезнең күзләрегезне томалаган...
– Шулай да әйтегез әле: өйләнешкәннәрнең ничә проценты аерылыша, шул аерылышканнарның ничәсе кабат кавыша?
– Бу – закрытая информация, но сезгә әйтәм, сез – необычный клиент. Вот шул: бүген өйләнешкәннәрнең 50 проценты аерылыша, шуларның бер проценты гына кабат язылыша, бергә була...
– Да... Матур картина түгел икән шул...
– Ни өчен сорыйсыз?
– Үземне тынычландыру өчен.
– Аңламадым...
– Ярты халык аерылыша дисез бит... Мин ялгыз түгел икән әле...
– Анда бит бер процент дигәне дә бар.
– Менә анысы сөендерми, анысы көендерә... Шанс аз икән...
– Туктагыз әле: сез бит әле генә аерылыштыгыз, инде кавышырга җыенасызмы? Җай эзлисезме?
– Ышансагыз, ышанмасагыз да «әйе» дияргә туры килә. Ниндидер афәт булды бу: сезнең ишектән чыгуга тагын керәсе, язылышасы килде... Теге каһәр күңел борчулары әллә кая китте.
– Күңел борчулары? Сез бит: «Характерлар туры килми», – дидегез?..
– Бөтен бәла дә шунда шул: без сезне алдадык...
2
Бәхетгәрәй яңа танышы Зәбидә Лотфулловна янына үткән-сүткәндә кереп йөри башлады. Хатынын соңгы тапкыр күргән, хәләле белән аерылышкан урын беренче тапкыр ялгыз калган ир өчен аеруча газиз һәм истәлекле иде. Иң мөһиме һәм иң кызыгы шунда: ул инде аерылышуның сәбәбе булган галстук хакында да, хәтта тумый калган уртак бала – «тупырдап торган малай» хакында да, бөтенләй үк онытып бетермәсә дә, уйламаска тырыша, бу тарих исенә төшкәндә, һич үртәлми, хатынына ачу сакламый, бер сәер тарих, маҗаралы хәл хәтерендә яңарган кебек, ирен чите белән генә елмаеп куя...
Бер көнне Зәбидә ханым хәбәр иткән яңалыктан соң ул тәмам кешелегенә кайтты.
Бу баруында загс бюросы җитәкчесе аңа бер рәсми хат тоттырды. Баштарак бик шикләнеп, сагаеп укый башлады Бәхетгәрәй. Чөнки ул хат кайчандыр хезмәттәшләре белән Сәрия ханым командировкада булган шәһәрдән, ул гына да түгел, алар торган кунакханә администрациясеннән килгән иде.
Ләкин ул, «Хөрмәтле Сәрия Салихҗановна!» дип башланган хатны, укып та тормыйча, кабат өстәл читенә куйды.
– Бу нинди хат? Аның адресаты – башка кеше ләбаса...
Загс җитәкчесе, үрелеп, хатны кабат Бәхетгәрәйгә таба шудырды.
– Сезгә ул, адресаты башка булса да, сезгә атап язылган кебек...
Бәхетгәрәй хатны теләр-теләмәс кенә алып укый башлады:
– «Хөрмәтле Сәрия Салихҗановна! Сез 24–27 август көннәрендә бездә торып киткән идегез. Киткән чакта, хезмәттәшегезнеке дип уйлап, алтын кыстыргычлы галстукны алып киткәнсез. Иясе табылмагач, кире безгә җибәргәнсез. Нәкъ шул көннәрдә сезгә кадәр безнең кунакханәдә торып киткән А.С. Тимофеевтан хат килеп төште. Ул үзенең югалган галстугы турында сораша. Галстукны кире кайтарганыгыз өчен һәм шуның белән кунакханәбезнең абруен саклап калган өчен олы рәхмәтләребезне белдерәбез! Кабат үзебездә кунакка көтеп калабыз! Кунакханә директоры Давид Сальман».
– Менә шундый хәлләр, Бәхетгәрәй туган!.. Ә сез, парлашып: «Характерларыбыз туры килми», – дип, барыбызның да башын катырдыгыз... Ей-богу, балалардан да хуже!
Рус сүзләре кушып сөйләшә торган бу ханымны кочаклап үбәсе килде Бәхетгәрәйнең... Ул инде рәхмәт әйтергә урыныннан да тора башлаган иде... Кинәт зиһен капкачын авыр уйлар кага башлады: «Каян бу хат? Кем китергән? Ни өчен?»
Бәхетгәрәйнең үтә дә җитдиләнә баруын күреп, аның уйларын укыгандай, Зәбидә ханым үртәлебрәк сөйли башлады:
– Аерылган хатыныгыз китерде. «Дело»га теркәгез дигән була. Үзе күзләре белән: «Иремә күрсәтегез», – ди. Ай, нинди генә хикмәтле хәлләр булмый бу яратышкан килеш аерылышкан бәндәләр белән... Ләкин сезнеке кебек булганы юк иде әле... Аерылышкан көннән соң ук икегез дә минем янга йөри башладыгыз бит сез! Нигә аерылышырга диген...
– Сәрия дә килеп йөриме әллә?
– Килә, ник килмәсен, ул да – кеше бит... Ул һаман ярата...
– Кемне?
– Һи, не догадываешься? Кемне булсын, сезне!.. Ул ныграк та ярата бугай әле. Елый. Үзем чыгып киттем бит, ди... Хәзер янына барырга горурлыгым җитми, мин шундый кеше, үземне үзгәртә алмыйм, ди...
Бәхетгәрәй бер сүз дәшмәде, урындыгына утырды да башын өстәл өстенә иеп, тынып калды... Бераздан, башын күтәреп, күңел төпкелендә бәргәләнеп йөргән бердәнбер сорауны бирде:
– Хәзер нишләргә инде безгә?
– Как нишләргә? Кабат язылышырга...
– Ә? Кабат өйләнешергәме?
– Ну... Болай да яшәп була, конечно. Гражданский брак белән... Ләкин регистрация белән яшәү дөресрәк, так ведь?
– Кайчан язылышырбыз соң? Башта Сәриянең үзен күрергә кирәктер бит... Ничек күзенә күренергә инде... Берәр ничек ярдәм итегез, Зәбидә Лотфулловна, ә? Туебызның түрендә утырырсыз, туачак балабызның кендек әнисе булырсыз, ярдәм итегез, зинһар!..
Бераз уйланыбрак торгач, Зәбидә Бәхетгәрәйнең каршына ук килеп утырды.
– Помогу. Тик сез минем сүздән чыкмагыз. Подводить итмәгез... Шуңа да булышам: сез икегез дә миңа ошыйсыз. Гариза биргәч көтәргә тиешле бер айны да, в виде исключения, исәпкә алып тормабыз. Сез бергә булырга тиеш. Болай йөри-йөри күңелегез катып китсә, бер-берегезне югалтасыз, ей-богу!
Бәхетгәрәй загс хуҗабикәсенең акылына гаҗәпләнде. «Нинди мудрый һәм игелекле җан эшли икән бит бу изге җирдә. Барысын да аңлый һәм йөрәгенә якын ала... Кеше бәхете өчен, бәхетле, тигез гаилә өчен күңел көчен кызганмый...» – дип уйлады ул.
– Рәхмәт сезгә, Зәбидә Лотфулловна! Тик... ничек булыша алырсыз икән соң? Бик четерекле хәл бит... Әллә үзем сөйләшимме башта?
– Юк, барысы да шушында хәл ителәчәк. Сезнең үзегезгә генә тапшырсам, тагын, бер-берегезгә баш бирмичә, икегез ике якка китеп барыр, шул булыр... Хәзер минем планны тыңлагыз...
3
Очрашу буласы көнне түземсезлек белән көтеп алды Бәхетгәрәй. Тырышып, бөртекләп әзерләнде. Өстен-башын яңартты, күлмәк-чалбарын озаклап үтүкләде. Галстугын ялтыравык кыстыргыч белән беркетте. Анысын, ямьсез хатирәләрне яңартмасын дип, шундук читкә алып куйды... Бай чәчәкле мул гөлләмә юнәтте. Аерылышкан көнне үк салып аткан никах балдагын, сыйпап-сыпырып, бер матур тартмага салып куйды...
Иң мөһиме, ул эчтән, күңеленнән әзерләнде. Рухын, ниятен, мәхәббәтен ныгытты. Сәрия белән яшәгән гомеренең иң якты мизгелләрен исенә төшерде. Фотолар актарды, видеодан туй мәҗлесен карап утырды. Сәриянең шул туйда башкарган җырын тыңлады...
Загс бинасына килеп җитәрәк Бәхетгәрәй кинәт туктап калды, үзенең бик нык каушавын тойды. Хәтта бер мәлне кайтып китәргә дә уйлаган иде, тик... яңа очрашуга ныклап әзерләнгән йөрәк, күңелендә ныгып өлгергән ышаныч, кабат яңарып, кабынып киткән мәхәббәт хисе аны алга өндәде. Ул ничек загс баскычыннан йөгереп менүен, ишеккә барып тотынуын, аны киереп ачып эчкә үтүен, бөтен залны яңгыратып исәнләшүен сизми дә калды, боларның барысын да тоеп, сиземләп кенә башкарды, ниндидер сихри, шаукымлы хис аны үзенең яңа язмышына җилтерәтеп алып бара иде...
– Керергә мөмкинме? Исәнмесез, кызлар! – Рөхсәт тә сорап тормыйча, Бәхетгәрәй бүлмәнең түренә узды. Кулындагы чәчәк бәйләмен өстәл өстенә куйды. Үзенә арты белән утырган ханымны танымаган булып кыланды. – Гафу итегез, Зәбидә Лотфулловна! Монда кунаклар да бар икән. Әңгәмәгезне бүлдем, тагын бер кичерегез... – Менә ул өстәл артында утырган ханымны «танып алды»: – Ә, Сәрия, бу синмени әле? Сәрия Салихҗановна, ачуланмыйсыздыр бит, минем йомыш бик ашыгыч иде, чиратсыз керәм инде, гафу, бер минут көтәргә дә мөмкинлек юк. – Аннары тагын загс башлыгына табан борылды. – Өйләнешергә гариза калдырмакчы идем, мөмкиндер бит?
«Театр» үз эшен эшләде. Бәхетгәрәйнең соңгы сүзләреннән соң, Сәрия, күзләрен тутырып ачып, бер загс хезмәткәренә, бер элеккеге иренә карап алды да, китәргә җыенуын белдереп, торып басты.
– Миңа китәргә кирәк, Зәбидә Лотфулловна!..
Әгәр алар янында тагын бер кеше булса, ул бу галәмәтләрдән телсез калыр иде.
Бу юлы загс җитәкчесе дилбегәне үз кулына алды:
– Әле сезнең белән сүз бетмәде, Сәрия Салихҗановна! Бераз сабыр итегез. Менә бу кияү егетен генә җибәрәбез дә... – Шунда ук Бәхетгәрәй ягына борылды: – Тик... аңламыйм, кайда соң сезнең невестагыз?
– Менә монда барысы да язылган...
Загс бүлмәсендә барган хәлләрне әллә аңлап, әллә аңламыйча, Сәрия үз урынына утырды. Аның күзләреннән кигән киемнәре кебек үк ап-ак кул сумкасына ике бөртек яшь тамып төште...
Бу минутта «Язмыш» дигән гыйбрәтле спектакль үзенең иң югары ноктасына якынлашып килә иде: Зәбидә Лотфулла кызы Бәхетгәрәй кулыннан гаризаны алып, кычкырып укый башлады: «Мин, Бәхетгәрәй Ислам улы, сөйгән кешем, хәләл хатыным Сәрия Салихҗан кызы белән никахымны кабат яңартуыгызны үтенеп сорыйм!»
Сәриянең күз яшьләре ак кофтасын, кул сумкасын чылатып, күңеленә, бәгыренә үк саркып кергән иде һәм бөтен аң-зиһенен томалап алган иде. Әлбәттә инде, ул Бәхетгәрәй гаризасында аталган исемне ишетерлек хәлдә түгел иде.
Зәбидә Лотфулловна шунда спектакльнең финал өлешен үзе уйнап бетерергә мәҗбүр булды:
– Сәрия Салихҗановна, монда сезнең турыда язылган...
– Ә? Нәрсә дисез?.. Кайда? Нигә? Кем язган?
– Вот... Ирегез гариза китергән. Кабат хәләл хатыныма – Сәрия Салихҗан кызына өйләнәм, дигән. Сез ризамы, Сәрия ханым?
Сәрия, ниһаять, барысын да аңлады. Аңлады да өстәлгә капланып, балаларча ихласлык белән, юк-юк, олыларча җан тавышы белән үксеп елап җибәрде. Аннары, кинәт кенә урыныннан торып, Бәхетгәрәйгә табан омтылды. Барган уңайга нәни генә йодрыклары белән иренең күкрәгенә каккалап: «Нишлибез без, ә, нишлибез?! Үз бәхетебезнең кадерен белмибез бит...» – диде дә, үзе дә күз яшьләрен мөлдерәтеп торган иренең күкрәгенә башын салды... Бәхетгәрәй, бер кулы белән сак кына үрелеп, өстәлдә яткан чәчәк бәйләмен алды, икенче кулы белән, кабаланып, кесәсендәге алтын балдак кабын барлады...
Ул арада загс хезмәткәре Зәбидә Лотфулловна, бу ике адашкан җан кире уйламасын тагын, дигән кебек ашыга-ашыга, кулындагы гариза кәгазенең бер читенә: «Чиратсыз хәл итәргә!» – дигән әмерен язып куйды.
Зәбидәнең ярымачык кул сумкасыннан бер почмагы белән күренеп торган яшел кашемир яулыкны беркем дә күрмәде, шәйләмәде... Хәтта теге... яннарында булмаган өченче кеше дә.
28 август, 2024
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез