Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Кыр көне чарасының әһәмиятен билгеләп узды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Кыр көне чарасының әһәмиятен билгеләп узды. Бүген Лаеш районында ул «Татарстанда Кыр көне-2019″н ачып җибәрде.

«Менә бишенче ел рәттән шушы эшне алып барабыз. Әлбәттә, монда кызык әйберләр күрәбез. Киләчәктә дә шушында җыелып, яңалыкларны күрергә насыйп булсын! Яхшы оештырылган технологик күргәзмә өчен рәхмәт! Министр Марат Әхмәтовка (ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры — Т.И. искәрмәсе), аның командасына, партнерларга рәхмәт!» — диде Миңнеханов.

Ул Кыр көне кысаларында агросәнәгать комплексының 3,5 меңнән артык белгече катнашуы планлаштырылганын әйтте.

«Заманча технологияләрдән башка конкурентлы булу кыен. Без автопилот белән идарә ителә торган тракторны да, терлекчелектә яңа технологияләрне, корылыкка чыдам үсемлек сортларын да күрәбез. Күп кенә поставщиклар контактларын киңәйтер дип ышанам», — диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов һәм статс-секретарь- Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедев күргәзмә белән танышып чыкты. Биредә аларга авыл хуҗалыгы техникасы үрнәкләрен, яңа мини комбайннарны, үсемлекчелек продукциясе, элиталы орлыкларны күрсәттеләр, яңа технологияләр турында сөйләделәр.

Чарада, шулай ук, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты, дип хәбәр итә «Татар-информ».


Фикер өстәү