Рөстәм Миңнеханов: Татарстан белән Словакиянең үзара сәүдәне үстерү өчен зур потенциалы бар

Татарстан белән Словакия эшлекле даирәләре арасындагы багланышларны үстерү Россия-Словакия мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Словакия Республикасы парламенты (Милли Советы) Рәисе Андрей Данко белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Словакия делегациясе Татарстанда ике көнлек эш сәфәрендә.Моңарчы кунаклар Татарстан Республикасы Иинвестицион үсеш агентлыгында булганнар, анда республиканың инвестицион потенциалы белән танышканнар. Шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән дә очрашканнар. Андрей Данко «Татарстан – Словакия» эшлекле форумында чыгыш ясаган.

Очрашу башланыр алдыннан «Татнефть» ГАҖ белән Slovnaft компаниясе (Словакиядә нефть эшкәртү комплексы) арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.

Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Словакия парламенты башлыгының Татарстанга эш сәфәре Россия белән Словакия мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлгән хезмәттәшлекне үстерүгә яхшы этәргеч булачак. «Бүген ике ил арасында товар әйләнеше $6 млрд тәшкил итә», — диде ТР Президенты.

Ул ассызыклаганча, Словакия – Татарстанның тышкы икътисадый партнерларыннан берсе. Үткән ел йомгаклары буенча үзара сәүдә күләме 23%ка арткан һәм $540 млн. тәшкил иткән. Рөстәм Миңнеханов 2013 елда товар әйләнеше $900 миллионнан артык булуын да искәртте. «Без шул күрсәткечкә омтылырга тиеш. Татарстан белән Словакиянең үзара сәүдәне үстерү өчен зур потенциалы бар. Словакия бизнесының Россия базарына чыгу өчен Татарстанны сайлап алуы бик шәп булыр иде», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан – Россиянең сәнәгать ягыннан алга киткән төбәкләреннән берсе.

Ул мәгариф, мәдәният, спорт һәм туризм өлкәсендә парламентара дәрәҗәдә багланышларны үстеререгә тәкъдим итте.

Андрей Данко үз чиратында Татарстанда Словакия вәкиллеген ачу темасын кузгатты.

Журналистлар белән аралашу барышында Татарстан Президенты «Татнефть» компаниясе белән Словакиянең Slovnaft компаниясе арасында төзелгән килешү турында үз сүзен әйтте. «„Татнефть“ – республиканың әйдәүче нефть компаниясе. Хезмәттәшлек өчен юнәлешләр күп. Моннан тыш, компанияләрнең үзара аралашу тәҗрибәсе бар. Минемчә, бу – бик позитив сигнал», — диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү