Казанда яшәүче хатын картадагы акчаларын саклап калам дип, 200 меңен урлаткан

Аферистлар Казанда яшәүче 28 яшьлек хатын-кызның картасындагы акчаларын сакларга вәгъдә биреп, аның 200 мең сумын үзләштергән. Бу хакта Казан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“18 июль көнне кич Казанда яшәүче 28 яшьлек хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул үзенә билгесез кешенең шалтыратып банк хезмәткәре дип таныштыруын һәм хатынның картасыннан законсыз рәвештә акчалар алынуын хәбәр иткәнен әйткән”, — дип сөйләделәр идарәнең матбугат хезмәтендә.

Шалтыратучы хатынны банкоматка барып цифрлар комбинациясе җыярга кирәк дип ышандырган. Шулай эшләгәндә генә картадан законсыз рәвештә акча алынуын туктатып була дигән. Хатын-кыз аферистлар кушкан барлык операцияләрне башкара һәм аның счетындагы 200 мең сум акча юкка чыга.

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре әлеге җинаятькә катнашы булган кешеләрне ачыклый.

«Татар-информ»


Фикер өстәү