Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдә блог алып баручы һәм матбугат чараларында иң еш телгә алына торган 15 төбәк башлыгы исемлегенә кергән. Июньдә республика җитәкчесенең рейтингы 4 позициягә күтәрелгән. Бу хакта “Медиалогия” компаниясе тикшеренүендә әйтелә.
“Рөстәм Миңнеханов Instagram аккаунтында видео урнаштырды. Казанда узган “Яшьләр көне” республика фестивалендә президент үзен диджей буларак сынап карады”, — дип аңлатыла Президент блогының популярлыгы арту.
“Медиалогия”ең май рейтингы белән чагыштырганда Рөстәм Миңнеханов Саратов өлкәсе губернаторы Валерий Радеев һәм Пермь крае башлыгы Олег Кожемяконы узган.
Россия губернатор-блогерларының иң еш телгән алынучылары исемлегендә май аендагы кебек үк, Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Чечня башлыгы Рамзан Кадыйрова алдынгы булды.