Иртәгә, 27 июльдә, көндез Казанда яшенле яңгыр, көчле җил көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.
Секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил исәчәк.
Моннан тыш, республика территориясендә боз яварга мөмкин, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat