Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде

Татарстанда көчле җил, яшенле яңгыр һәм боз явуы фаразлану сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгендә хәбәр иттеләр.

Идарә мәгълүматлары буенча, 31 майда, көндез һәм кич, Татарстан территориясендә көчле яңгыр, яшен һәм боз явуы, секундына 20 метр тизлектә җил көтелә.

Республика башкаласында көндез һәм кич яшенле яңгыр яварга мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе көчле җилнең һәм яшеннең куркыныч булуы турында кисәтә. Урамга чыкмаска, тәрәзә төбеннән авыр әйберләрне алып куярга киңәш ителә.

Урамда электрүткәргечләре, йорт түбәсе, реклама такталары янында тормаска кирәк.

 


Фикер өстәү