Татарстанда көчле җил, яшенле яңгырлар һәм боз явуы көтелә

Иртәгә, 15 июльдә, Татарстанда һава шартларының бозылуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сүзләренә сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.

Төнлә республикада урыны белән яңгыр явачак. Төнлә һәм көндез яшенле яңгыр, урыны белән боз явуы ихтимал.

Җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына – 15-20, төнлә исә яшен вакытында 23 метрга кадәр җитүе көтелә.

Казанда төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән яшенле яңгыр явачак, көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.

Республика территориясендә аномаль эссе һава торышы саклана. Шуның аркасында Татарстан шторм кисәтүе игълан ителде.

 


Фикер өстәү