Россиялеләр COVID-19 аркасында килеп чыккан үзизоляцияләү вакытында еш кына педиатрларга, терапевтларга һәм гинекологларга мөрәҗәгать итә башлаган Бу хакта «Табиб янәшәдә»цифрлы медицина сервисы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Гинекологларга — 17%, неврологларга — 13%, дерматологларга — 11%, оториноларингологларга — 10%, эндокринологларга — 5% мөрәҗәгать керде», — диелә хәбәрдә.
Кергән мөрәҗәгатьләрнең 67% ы 25тән 50 яшькә кадәрге кешеләргә туры килде. Шул ук вакытта хатын — кызлар ешрак медикларга мохтаҗ-83%. Пациентларның 66% тан артыгы кабат консультация таләп итте.