Татарстан йөзүчесе Егор Куимов Универсиадада алтын медаль яулады

Татарстан йөзүчесе Егор Куимов Универсиадада алтын медаль яулады. Италиянең Неаполь каласында узучы ярышларда ТИСБИ студенты 100 метрга баттерфляй алымы белән йөзүдә финишка беренче булып килде.

Бу Татарстан спортчыларының быелгы Универсиадада яулаган 7нче медале булды. Моңа кадәр Ирина Приходько 800 метрга ирекле йөзүдә һәм иптәшләре белән 4х200 метрлы эстафетада өченче булган иде. Йөзүче Григорий Тарасевич 1 алтын һәм 1 бронза яулады. Суга сикерүче Карина Шкляр белән өстәл теннисы ярышларында чыгыш ясаучы Сәгъди Исмаиловның да бронза медальләре бар.


Фикер өстәү