Татарстан йөзүчесе Олимпия Уеннарында көмеш медальгә ия булды

Токиода дәвам итүче Олимпия Уеннарында йөзүдә иң мәртәбәле саналган ярышларның берсе – ир-егетләр арасында ирекле стиль белән 4х200 метрлы эстафета узды. Россия командасы финишка икенче булып килде. Беренче урынны Бөекбритания спортчылары алды.

Бу ярышта Россия данын Мартин Малютин, Иван Гирев, Евгений Рылов һәм Михаил Довгалюк. Ярымфиналда исә команда составында Бөгелмә егете Александр Красных та чыгыш ясады. Шуңа күрә көмеш медаль белән ул да бүләкләнә. Бу – Татарстан спортыларының Токио Олимпиадасындагы тәүге бүләге.


Фикер өстәү