Татарстанда «Укытучыңа рәхмәт әйт!» акциясе башланды

Татарстанда яңа уку елы алдыннан, 12-14 августта узачак “100 % Татарстан” халыкара онлайн-форумы  кысаларында, “Укытучыңа рәхмәт әйт!” дигән социаль акция башланып китте. Аның максаты – мөгаллимнәргә игътибарны җәлеп итеп, аларның безне белемле итүгә керткән өлеше турында сөйләү.

Акциядә катнашу өчен:

1. Укытучыңа рәхмәт сүзләре урын алган видеоролик яздырырга: анда сөекле мөгаллимегезнең исем-фамилиясен атарга, кайсы мәктәптә укытуы, ни өчен аңа рәхмәтле булуыгыз турында сөйләргә.

2. Роликны пост рәвешендә социаль челтәрләргә (Instagram, Facebook, Вконтакте) урнаштырырга (хэштег #100_спасибо).

3. @100_tatarstan аккаунтын һәм эстафетаны кабул итеп алучы 3 дустыгызның аккаунтларын билгеләргә.

Акциягә 12-14 августта “100% Татарстан” халыкара онлайн-форумында йомгак ясалачак. Быел бу чара “Мәгариф. Фән һәм технологияләр. Хезмәт базары” темасына багышлана. Экспертлар анда барлык дәрәҗәләрдә белем бирү һәм хезмәт базары проблемалары буенча сөйләшәчәк, шулай ук ата-аналар, мәктәп укучылары, студентлар өчен мастер-класслар үткәрәчәк.

@100_tatarstan акаунтына язылып, форум турындагы яңалыкларны күзәтеп барыгыз! Россиянең төрле почмакларында яшәүче меңнән артык кеше сөекле укытучыларына рәхмәтләрен ирештергән дә инде. “100% Татарстан” халыкара онлайн-форумы башланганчы, сез дә эчкерсез рәхмәтегезне җиткереп калырга ашыгыгыз!

Сораулар туса, +7 (906) 327 44 46 номерына шалтыратырга һov tatarstancb@mail.ru.почтасына юлларга мөмкин.


Фикер өстәү