Өч көн эзләгәннән соң биш яшьлек кызны урманда тапканнар

Түбән Новгород өлкәсе урманында 18 августта югалган биш яшьлек кызны тапканнар. Бу хакта Тикшерү комитетының төбәк идарәсе хәбәр итә.

Балаларны тәүлекләр буе эзләгәннәр. ТАСС мәгълүматларына караганда, эзләүдә меңнән артык кеше катнашкан, алар арасында тикшерү комитеты, Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр Министрлыгы, Росгвардия хезмәткәрләре, хәрби хезмәткәрләр, шулай ук волонтерлар да бар.

Тикшерү версиясе буенча, бала Степановка авылындагы йорттан 18 август көнендә чыгып киткән. Кыз югалу факты буенча РФ Җинаять кодексының 105 маддәсе («Кеше үтерү») буенча җинаять эше кузгатылган була. Тикшерүчеләр бу хәлне ачыклауны әле дәвам итә.


Фикер өстәү