Диетолог гөмбәне куллану буенча киңәшләр бирде

Гөмбәне атнага 100-120 граммлы порция белән ике тапкырдан да ешрак ашарга киңәш ителми. Бу хакта «РИА Новости» язып чыккан — алар диетологларның киңәшләрен туплаган.

Мәскәү Сәламәтлек саклау департаментының баш диетологы Антонина Стародубова гөмбәләрне еш һәм артык куллану хәтта сәламәт организмга зыян китерергә мөмкин, дип билгеләп үткән. Күп очракта ашказаны-эчәк тракты органнары зыян күрә.

Порций күләмен саклаганда гөмбәдән файда да алырга мөмкин. Бу продукт аксымнарга, А һәм С витаминнарына, В, Д, һәм РР (никотин кислотасы) һәм күп кенә минераль матдәләргә бай. Әмма гөмбәнең азык кыйммәте аның яшенә турыдан-туры бәйле, шуңа күрә яшь гөмбәләрне кулланырга киңәш ителә.

  • Моннан тыш, бу продукт туклыклылык хисе бирә, шул ук вакытта түбән калорияле дә. Ә анда булган клетчатка аш кайнатуны яхшырта һәм организмнан токсиннарны чыгара, дип белдергән табиб-диетолог Сергей Обложко. Шул ук вакытта кайберәүләргә гөмбәләр кулланудан баш тартырга кирәк, чөнки алар туфрактан зарарлы матдәләр туплый.

«Әгәр дә кешенең ашказаны-эчәк тракты, бавыр һәм бөер авырулары бар икән — гөмбәне ашау тыела. Шулай ук аны дәвалану өчен ашау, йөкле һәм имезүче хатын-кызларга, кече һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны ашату өчен кулланмаска кирәк», — дип белдерәләр белгечләр.

Гөмбәләрне ашаганда гарнир сыйфатында яшелчә һәм ярма кулланырга була. Экспертлар гөмбәләр җыю һәм сатып алу урынын сайлауга игътибарлырак булырга киңәш итә, ә иң файдалы һәм куркынычсыз дип ак гөмбәне атыйлар — аның тәме һәм хуш исе бар, ул оптималь составка ия.

 


Фикер өстәү