Кырмыска сабыннан курка
Кухнягызда кырмыскалар күренгәлиме? Болайрак эшләгез. Кичен губканы суда чылатып, кер сабыны белән сабынлагыз да өстәлне, раковина, тәрәзә төбен (бөҗәкләр күренгән урыннарны) шуның белән ышкып чыгыгыз. Юып төшермичә, төнгә шулай калдырыгыз. Иртән йокыдан торгач, башта – җылы, аннан салкын су белән яхшылап юыгыз. Кырмыскалар шуннан соң да күзгә-башка чалынса, янә шушы эшне кабатлагыз.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat