Россия Үзәк банкында «Бременский музыкантлар» мультсериалына багышланган истәлекле тәңкәләр чыгарачак, дип хәбәр итте Үзәк банк матбугат хезмәте.
— 2019 елның 12 августында Россия Банкы «Россия (совет) мультипликация»се сериясендәге «Бременские музыканты» истәлекле тәңкәләрен әйләнешкә чыгара, — диелә хәбәрдә.
Тәңкәләр өч вариантта чыгарылачак. 450 мең данә тираж белән — гадәти башкаруда кыйммәтле булмаган металлдан 25 сумлыклар, 50 мең данә тираж белән төсле металлдан ясалган тәңкәләр чыгарылачак. Өч сум номиналлы көмеш тәңкә өч мең данә тираж белән дөнья күрәчәк.