- Шашлыкка дигән итне нинди зурлыкта турау ел фасылына бәйле. Билгеле, эрерәк туралганнары сусылрак булып пешә. Әмма көзен һәм кышын әзерләгәндә, кечерәк ит кисәкләре яхшырак. Алары тизрәк пешәчәк.
- Тәҗрибәле шашлык пешерүчеләр маринадлаганда тоз салмый, аны азактан гына сибә. Тозлы маринадта озак яткан ит катылана.
- Иткә суган тәме сеңсен өчен, аны вак итеп турап яки иттарткычтан чыгарып кушалар. Шампурда чиратлаштырыр өчен, боҗралап та турыйлар.
- Ит белән кара һәм кызыл борыч, паприка, кориандр, лавр яфрагы, зира, әнис, рәйхан (базилик), шалфей яхшы яраша.
- Итне пыяла яки эмаль савытта маринадларга кирәк.
- Маринадка яшел тәмләткечләр кушсагыз, кыздырыр алдыннан алырга кирәк. Алар яна башлый.
- Шампурга үсемлек мае белән майлап тезсәгез, маринадланган ит кисәкләре сусылрак булып пешә, кырыйлары янмый.
- Учакның утын киметү өчен, гадәттә, су бөркиләр. Күмер өстенә тигез итеп тоз сибәргә генә кирәк. Ул кабат ялкынланмый, сүнми дә, кирәкле температураны гына тота.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat