Мәскәү 100 еллыгына әзерләнүче республиканың хәлен беләчәк. Хөкүмәт йортында узган брифингта нәрсәләр хакында хәбәр иттеләр?
Атна башында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эш сәфәре белән барган иде. Монда Президент беренче Каспий икътисади форумында катнашты. Төрекмәнстан җитәкчелеге, Татарстан белән араларны ныгытырга кирәк, дигән фикергә килгән. Араларны газ якынайтачак.
– Рөстәм Миңнеханов республика Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына Төрекмәнстанда сыекландырылган табигый газны мотор ягулыгы итеп куллану буенча сынау проекты әзерләргә йөкләмә бирде. Бездә булган тәҗрибәне аларда да куллану җаен табарга кирәк. Татарстанның сәнәгать компанияләре республика Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов тарафыннан әйтелгән теләк-тәкъдимнәрне исәпкә алып, Төрекмәнстан белән хезмәттәшлекне киңәйтү буенча тәкъдимнәр әзерләячәк, – диде Лилия Галимова.
Бердымөхәммәдовны кораблар төзү буенча республика тәҗрибәсе кызыксындыра икән. Форум кысасында “Ак Барс” кораблар төзү корпорациясе һәм Төрекмәнстан Сәнәгать министрлыгы арасында меморандум төзегәнлеге билгеле булды. Шулай ук “Төрекмән-автотранспорт” һәм “КамАЗ” җәмгыяте арасында да хезмәттәшлек турында документка кул куелган.
Эшлекле очрашулар дәвам итә. Казанга Мәскәүдән кунак җыена: эш сәфәре белән Россия вице-премьеры Виталий Мутко килә. Виталий Мутконың килү сәбәпләренең берсе – ТАССРның 100 еллыгына әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында катнашу. Мутко утырышка кадәр “Весна” торак комплексын караячак, аңа җирле күпфункцияле үзәкләрнең берсе буйлап экскурсия үткәрәчәкләр.
Галимова сүзләренчә, 100 еллыкны каршы алуга Татарстан ныклап әзерләнә. “Россия почтасы” һәм Россия Банкы, бу вакыйгага багышлап, марка, конверт һәм истәлекле акча чыгарырга ниятли. Аларны Казан Ратушасында Виталий Муткога күрсәтәчәкләр. Моңа өстәп, 100 еллык кысасында “Казан” милли мәдәният үзәге бинасын яңа форматтагы Милли китапханә статусында ачу күздә тотыла. Барлык районнарда сквер һәм паркларга нигез салыначак.
100 еллыкны үткәрүгә бәйле оештыру комитеты утырышыннан соң Виталий Мутко катнашында эскроу-счетларга күчүгә багышланган киңәшмә узачак. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак.
– Кремльдә Идел буе федераль округына кергән субъектларда “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узачак. Монда шул субъект башлыклары да катнашыр дип көтелә. Киңәшмәнең төп темасы – төзелеш фирмаларының проект финанславына күчүе булачак, – диде Лилия Галимова. Аның сүзләренчә, бу эшне Рөстәм Миңнеханов шәхси контролендә тота, киңәшмәләр үткәрә. Соңгысы узган шимбәдә булды.
Шушы көннәрдә Рөстәм Миңнеханов Истанбулда футбол карады. Анда Миңнеханов УЕФА Президенты Александер Чеферин белән очрашты. Исегездә булса, Казан 2022 һәм 2023 елларда УЕФА Суперкубогы матчын үткәрү өчен гариза тапшырган иде. Чеферин белән Миңнеханов әлеге чараны үткәрү буенча Төркиядәге тәҗрибәне өйрәнү җәһәтеннән әңгәмә корган.
Туп типкәнче, киләсе атнада башланачак эшче һөнәрләр буенча чемпионатны уздырасы бар әле. Билгеле булганча, ярышларның ачылыш тантанасына – РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев, ә чемпионатны йомгакларга РФ Президенты Владимир Путин киләчәк. Лилия Галимовадан WorldSkills чемпионатына тагын нинди рәсми кунакларны чакырулары турында сораштылар.
– Кемнәр килер, әйтә алмыйм. Чакырулар күп җибәрдек, көтәбез. Байтак илләр бу чемпионат белән кызыксынуын белдерде. Ярыш эшче һөнәрләргә багышлангач, күбрәк сәнәгать министрлары, шул өлкәгә бәйле рәсми затлар килер дип уйлыйбыз, – диде Казан Кремленең рәсми вәкиле.
Чулпан Гарифуллина