Россиядә үзмәшгульләргә таксист булып эшләргә рөхсәт итәргә мөмкиннәр

Россия Хөкүмәтендә үзмәшгуль гражданнарга таксистлар булып эшләргә рөхсәт итү мөмкинлеге каралачак. Бу хакта Россия финанс министры Антон Силуановка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Бу идея Курган шәһәрендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча киңәйтелгән киңәшмәдә яңгырады. Антон Силуанов билгеләгәнчә, хәзер үзмәшгульләр штатка шәхси эшмәкәрләргә яки юридик затларга ялланырга тиеш.

Шулай ук ул таксида эшләү өчен сәламәтлек торышын контрольдә тоту буенча куркынычсызлык таләпләрен үтәргә кирәклеген әйтте.

«Бу эшчәнлек пассажирларның куркынычсызлыгы белән дә бәйле булганга күрә,  мондый эшчәнлекнең билгеле бер стандартларын һәм шартларын үтәү мәҗбүри. Әйдәгез, без Транспорт министрлыгы белән бу теманы эшлик», — диде министр.

  • Үзмәшгульләр өчен салым режимы 2019 елның гыйнварыннан дүрт пилот төбәктә — Татарстанда, Мәскәүдә, шулай ук Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә гамәлгә керде.

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/17/191761/


Фикер өстәү