Аксубай полиция хезмәткәре Бөтенроссия бәйгесендә Татарстан данын яклаган

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге полициянең участок вәкиле Альберт Вафин полициянең участок вәкилләре арасында уздырылган Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесе финалында Татарстанны тәкъдим итте. Район басмасы шул хакта хәбәр итә.
Конкурс ЭЭМның Барнаул юридик институты базасында үтте, анда Россия Федерациясенең 84 субъекты катнашты.

Бәйгенең төбәк этапларында җиңүче участковыйлар ике көн дәвамында вакыйгалар булган урыннарны тикшерү, дәлилләрне ачыклау һәм теркәү, шикле затны фотога төшерү һәм хәтта коралдан төз ату күнекмәләрен тәкъдим итеп, иң яхшы исемен яулар өчен Россия дәрәҗәсендәге ярышларда көч сынаштылар. Теоретик өлештә кануннарны белү буенча белем тикшерелде.

Конкурста катнашучыларның физик әзерлеге һәм кул сугышы күнекмәләре бәя бирүдә төп критерийларның берсе булды. Коми Республикасыннан  участок вәкиле Антон Масальцев һөнәр буенча иң яхшысы дип табылды.

Ә Аксубай районы участок вәкиле Альберт Вафин РФ Эчке эшләр министрлыгы системасында илнең иң яхшы медигы булып, медицина буенча конкурста беренче урынны алды һәм илнең иң яхшы участок уполномоченныйлары унлыгына керде.

«Ул ЭЭМ системасында 14 ел эшли,  шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе участокларының берсе – 22 нче административ участокка хезмәт күрсәтә», – дип сөйли Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге  җитәкчесе Илгиз Алмакаев.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/18/191757/


Фикер өстәү