Артистлар Сабан туеның көрәш батыры билгеле булды

17 августта Теләче районына Татарстанның әйдәп баручы театрлары җыелды. Биредә XII театраль Сабантуй узды.

Театраль Сабантуй 2005 елдан бирле үткәрелә. Аның оештыручылары — Тинчурин театры. Сабантуй Президент Рөстәм Миңнеханов һәм Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уза.

Теләчедәге Сабантуйда Камал, Кариев, Тинчурин, «Әкият» театры,  Әтнә, Әлмәт, Түбән Кама, Минзәлә, Буа, Чаллы театрлары катнашты.

Театраль Сабан туе ачылышында WorldSkills Kazan 2019 әләмен хөрмәтләү чарасы да узды. Район башлыгы Илдус Зарипов әләмгә Теләче гербын беркетте.

Бәйрәмдә милли уеннар, концерт, көрәш ярышы оештырылган иде. Төп батырга Президент бүләге — автомобиль һәм тәкә булды. Аңа Тинчурин театры артисты Алмаз Фәтхуллин лаек булды. Ул театраль Сабантуйда бер тапкыр батыр калган иде инде.

Тулырак репортажны газетаның яңа саныннан укырсыз.


Фикер өстәү