Бүген Татарстанда бик кызу булуы көтелә

Бүген Татарстанда 31 градус җылы һава булуы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Республикада алмашынучан-болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булуы ихтимал.

Көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан салмак җил исәчәк, яшен вакытында җил тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк, диелә бу хәбәрдә.

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/18/191786/


Фикер өстәү