Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләрне алкогольгә тикшерергә тәкъдим итте

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы эш бирүчеләргә хезмәткәрләрнең алкоголь куллануын ачыклау өчен тест уздырырга тәкъдим итте. “Эшчеләрнең сәламәтлеген ныгыту” программасында шундый тикшерү каралган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Әлеге инициатива җитештерүдә бәхетсезлек очракларын киметү өчен тәкъдим ителә. Тикшерү өчен алкотестер кулланылачак.

Моннан тыш, ведомство эш бирүчеләргә хезмәткәрләр өчен алкогольсез корпоративлар уздырырга тәкъдим итте.

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/18/191794/


Фикер өстәү