Чаллыда футбол кыры зурлыгында ике чүплек урыны табылган

Чаллыда гомуми мәйданы футбол кыры зурлыгында булган ике зур чүплек урыны ачыкланган. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Чаллы шәһәренең Минзәлә тракты һәм Производственный проезд урамнарында калдыкларны законсыз урнаштыруның ике мәйданчыгын ачыклаган.

«Биредә эшчәнлек тиешле лицензиядән башка бара. Чүплекләрнең мәйданы – 2500 кв.м һәм 4725 кв.м. Законсыз полигоннарга калдык ташыган транспорт чараларын административ җәза көтә», – дип сөйләде экологлар.

Хәзерге вакытта эш материаллары, законсыз чүплекләр булган җир кишәрлекләре милекчеләренә карата җинаять эше кузгату турында процессуаль карар кабул итү өчен, Эчке эшләр министрлыгына җибәрелгән.

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/18/191778/


Фикер өстәү