Түбән Камада алкалы хоккей буенча халыкара турнир ачыла

25-29 август көннәрендә Түбән Камада 2002-2003 елгы спортчылар арасында алкалы хоккей буенча халыкара турнир узачак. Турнир Николай Лемаевның тууына 90 ел тулуга багышланган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Ярышта барлыгы 6 команда: “Нефтехимик” (Түбән Кама), “Esmark Stars” (Питтсбург, АКШ), “Салават Юлаев” (Уфа), “Металлург” (Магнитогорск), “Нефтяник” (Әлмәт) һәм “Авангард” (Омск) командалары катнаша. Америкалылар Россия башкаласына килеп җиткән.

Беренче матч — 25 августта. Бу көнне ачылыш тантанасы 18.30 сәгатькә билгеләнгән. 19.00 сәгатьтә «Нефтехимик» һәм «Esmark Stars»командалары арасында уен башлана.

Шул ук көнне бераз алданрак түбәндәге матчлар узачак:

13.15-15.30 сәгатьтә — “Нефтяник» (Әлмәт) – “Авангард» (Омск);

16.00-18.15 сәгатьтә — «Салават Юлаев» (Уфа) — «Металлург» (Магнитогорск).

Уеннарны карау бушлай.

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/24/192132/


Фикер өстәү