Казанлылар икенчел чималны тапшыра алачак

31 августта, Кабан күленең яр буенда «КультТорг» узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Бу көнне шәһәр халкы икенчел чималны эшкәртүгә тапшыра алачак. Кабул итү көндезге 14:00 дән 17:00 гә кадәр барачак. «1», «2», «4» маркировкалы пластик шешәләр  калай һәм алюминий банклар, макулатура (кәгазь, журналлар, картон, иске китаплар), пластик карточкалар, капкачлар, теш щеткалары, касса тасмалары, трубочкалар кабул ителәчәк.

Чара кысаларында тотылган әйберләр маркеты узачак. Казанлылар шулай ук төрле экотоварлар, шул исәптән күп тапкыр кулланыла торган бахиллар,  сумкалар, термокружкалар, бамбук щеткалары һ. б. сатып ала алачак.

 


Фикер өстәү