Элемтә министры Айрат Хәйруллин интернетта татар телен чикләүгә карата фикерен белдерде

Google компаниясе “Ютуб”та белорус, татар, башкорт һәм башка телләрдә чыгучы видео­материалларны түләүле таратуны тыйган. Компания вәкилләре үзләренең бу адымнарын болай аңлата: әлеге видеоларда тыелган әйберләр булу-булмавын тикшерә алмыйлар, чөнки аларда бу телләрне аңлаучы модераторлар юк икән. “Ютуб” артыннан безнең халык арасында соңгы елларда аеруча киң таралган “Инстаграм” да шундый адымга барды.

“ВТ” хәбәрчесе бу хакта Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элем­тә министры Айрат Хәйруллинның да фикерен белеште. 
– Беренчедән, беркем дә татар телендә контент язуны тыймый. Икенчедән, моннан проблема ясарга кирәкми. Чөнки яхшы әйберне нинди телдә язылганга карап сайламыйлар бит. Сыйфатлы әйбер үз алучысын табачак ул. Әйтик сез, үзмәшгуль икән, үз продуктыгыз турында “Инстаграм”да татарча язсагыз, бернинди проблема юк. Ә халыкара компанияләрнең мондый адымы сәясәт белән дә бәйле булырга мөмкин. Озакламый “Айфон”га да татарча хәрефләр урнаштырачакбыз. Моңа берни дә комачау итми. Эшләргә генә кирәк.


Фикер өстәү