«Галиябану» спектакле бушлай күрсәтелә

Бүген Кариев театры Түбән Кабан күле Яр буенда «Галиябану» спектаклен күрсәтәчәк. Спектакль WorldSkills һөнәри осталык чемпионатының мәдәни программасы кысаларында тәкъдим ителә.

« «Галиябану» спектаклен сайлавыбыз – кунакларга милли классикабызны күрсәтергә теләү. Анда фольклор да бар, милли костюмнар да, җыр-биюләр дә. Спектакль яр буенда ачык һавада уйналачак», — ди Кариев театры директоры урынбасары Лилия Гәрәева.

Керү ирекле — рәхим итегез!

 


Фикер өстәү