Кайбер укучылар 1 млн. сум күләмендә премия ала башлаячак

Халыкара олимпиадаларда җиңгән укучылар быелдан 1 млн. сум күләмендә премия ала башлаячак. Бу хакта Россия президенты Владимир Путин «Талант һәм уңыш» мәгариф фондының попечительләр советы утырышында белдерде, дип хәбәр ителә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында.

«Агымдагы елда гомуми белем фәннәре буенча халыкара дәрәҗәдәге олимпиадаларда медальләр яулаган укучылар, шулай ук бу командаларның тренерлары президент премияләрен алачак, шул исәптән югары баскычны алган җиңүчеләр – 1 урын — 1 млн.сум, көмеш медаль өчен — 500 мең сум, бронза өчен — 400 мең сум», — диде Владимир Владимир улы Путин.

 


Фикер өстәү