Казанда күренекле авиатөзүче Виталий Копыловка бюст ачылды

Бүген Казан авиация заводы директоры, күренекле авиатөзүче Виталий Копыловка бюст ачылды. Тантаналы ачылышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров катнашты.

“Бүген авиация өлкәсендәге барлык кеше өчен дә бик мөһим көн, чөнки Виталий Копылов легендар шәхес, ул гомерен авиация төзелеше үсешенә багышлый. Аның катнашында Ил-62 һәм Ту-160 очкычлары төзелә. Россия Президенты ярдәме белән Ту-160 очкычлары Казанда янәдән төзекләндерелә башлады. Барыгызны да бүгенге көн белән котлыйм”, — диде Игорь Комаров.

Татарстан Президенты бюст ачылышына килгән барлык кунакларны Татарстан Республикасы көне һәм бюст куелуы белән котлады. “Виталий Копылов Казан өчен эшләгән гамәлләрен онытырга ярамый: күп төрле объектлар, авиация комплексы һ.б. Барысы да аның җитәкчелегендә эшләнде”, — диде Рөстәм Миңнеханов.

“Бюст кую идеясе күптәннән бар иде. Россия Президенты Владимир Путин бер килүендә: “Ни өчен без бу кешене мәңгеләштермибез?” – диде. “Без әзер, якын арада бюст куелачак”, — дидем. Без игелекле эш эшләдек дип уйлыйм. Виталий Копыловка зур рәхмәт, аның уңышларын һәрвакыт истә тотачакбыз”, — диде Татарстан Президенты.

 

 


Фикер өстәү