Самолетны кукуруз басуына утырткан экипажны ялга чакыралар

Мәскәү өлкәсенең кукуруз басуына утыртылган А321 авиалайнеры экипажын Кырымга ял итәргә чакырганнар. Бу хакта Ялта Мэры Алексей Челпанов хәбәр итте, дип яза «РИА Новости» порталы.

«Ялтада яшәүчеләр исеменнән без героик экипажны һәм аларның гаиләләрен үзебезгә ял итәргә чакырдык һәм көньяк яр буе Сәламәтлек саклау оешмаларының берсендә урнаштыруда кирәкле ярдәм күрсәтергә әзербез», — дип белдергән ул.

Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, чакырулы хат «Урал авиалинияләренә» җибәрелгән инде.

Челпанов ассызыклаганча, Кырымның көньяк ярындагы климат күктә күп вакыт үткәрүчеләр өчен яңадан тернәкләнү һәм реабилитацияләнү өчен бик файдалы.

Исегезгә төшереп узабыз, 15 август көнне «Урал авиалинияләре»нең  А321 авиалайнерын кукуруз басуына төшергәннәр иде. 


Фикер өстәү