Икътисад министрлыгы башлыгы Максим Орешкин Татарстан юлларын «минус бишлегә» бәяләгән

Татарстанда юллар «минуслы бишле» билгесенә лаек, дип белдергән Икътисад министрлыгы башлыгы Максим Орешкин ТАСС интервьюсында.

Элегрәк министр Мәскәүдән Тольяттига Lada XRay руле артында барган иде. Шул сәфәр вакытында Орешкин Татарстан аша да узган, барлыгы ул өч көн эчендә 1,3 мең км узган.

Министр сүзләренә караганда, Самарадан Казанга кадәрге трасса участогын шартлы рәвештә өчкә бүләргә мөмкин. «Татарстан буенча салынган юллар минус бишлеккә, Самара өлеше — дүртле, ә менә ульяновскныкы икелегә лаек», — дип сөйләгән Максим Орешкин.


Фикер өстәү