Яр Чаллыда вандаллар Азатлык мәйданын мәсхәрәләгән (ФОТО)

Яр Чаллыда вандаллар Азатлык мәйданын төрле рәсемнәр ясап буяп бетергәннәр. Бу хакта мәгълүматны шәһәр хакимиятенең социаль челтәрдәге рәсми төркемендә бастырдылар.

«Чаллыда хокук саклау органнары вандалларны Казандагы хезмәттәшләре кебек үк тиз табарлар дип өметләнәбез», — диелә хәбәрдә.

Кадрларда җинаятьчеләрнең тышкы кыяфәтен чүп савытлары, баганаларны бозуы һәм трансформаторга рәсемнәр ясавы күренеп тора.

Исегезгә төшерәбез, Азатлык мәйданын реконструкцияләүнең ике этаплы планы 2017 елдан башлап эшләгәннәр иде. Мәйданны яңартуга 300 млн сумнан артык акча тотылды.

Фотолар «Татар-информ» сайтыннан алынды. 


Фикер өстәү