Рөстәм Миңнехановның Instagram аккаунтында кызыклы комментарийлар җыела

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүгенге көнне шаяртудан башлады!
Президент Instagram да үз битендә традицион рәвештә Ирек мәйданының фотосын чыгарды, ләкин анда календарьнең бер өлеше  — 3 сентябрь дип язылган картина да бар иде.

3 сентябрь, Михаил Шуфутинский җырына 25 ел тулуга карамастан, Россиядә иң популяр мемларның берсе булып кала. Аңламаганнар өчен, аңлатабыз — «Я календарь переверну
И снова третье сентября
На фото я твое взгляну
И снова третье сентября» … Көне буе җырлап йөрегез!


Фикер өстәү