Татарстан башкаласында KFC челтәренең бер ресторанында хәләл стандартлары буенча чалынган тавыктан ризык бирелә башлады.
«Бездә хәзер ризыклар хәләл тавыктан әзерләнә. Менюны күптән түгел, бу атнада яңарттык», — дип хәбәр иткәннәр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына.
Хәләл ризыклы туклану пункты Краснококшайская урамындагы 140Б адресы буенча эшли.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat