Чирмешәндә кибет янында пакетта табылган баланың сәламәтлеге турында хәбәр иттеләр

Әлмәт перинаталь үзәге табиблары Чирмешәндә кибет янында пакетта табылган яңа туган баланың сәламәтлеге турында сөйләде. Бу хакта «Әлмәт ТВ» хәбәр итә.

«Бүгенге көндә баланың хәле уртача авырлыкта. Сабый, сау-сәламәт диярлек. Стандарт буенча кирәкле тикшерүләрне узачак», — дип сөйләгән Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсенең баш табибы вазифаларын башкаручы Разия Галиева. Аның сүзләренчә, сабыйның тышкы имгәнүләре юк.

Моңа кадәр, Чирмешәндә кибет директоры пакетта яңа туган бала тапканын хәбәр иткән иде. Малай ялангач булган һәм бик нык туңган. Полиция хезмәткәрләре сабыйның әнисен тоткарлаган. Әлеге факт буенча «Ана кешенең яңа туган баласын үтерүгә маташуы» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

 


Фикер өстәү