Татарстанда җылыту сезоны кайчан башлана?

Татарстанда җылыту сезонына әзерлек ахырына якынлаша. Шул турыда төбәк Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

«<…> көзге – кышкы чорга 3 мең 119 мәгариф объекты (97 процент), 1995 сәламәтлек саклау объекты (97 процент), 2 мең 42 мәдәният объекты (95 процент), 205 спорт объекты (96 процент), 169 социаль яклау объекты һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге (99 процент) әзерләнгән», — диде Фролов.

Шул ук вакытта, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары сүзләренчә, коммуналь өлкә объектларыннан 2 мең 30 котельный ягулык сезонына әзер. Бу аларның гомуми саныннан 97 процентын тәшкил итә. Ягулык сезонына 3 мең 138 км җылылык челтәре (шулай ук 97 процент), шулай ук 2 мең 369 су алу корылмасы (99 процент), 303 суүткәргеч насос станцияләре (98 процент), 17 мең 637 км суүткәргеч челтәр (98 процент) һәм 4 мең 80 км канализация челтәре (90 процент ) әзер.

Узган ел Казанда җылыту сезоны 1 октябрьдә башланды. Бу вакытка Татарстанның барлык социаль объектларына да җылы бирелде.

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/07/192996/


Фикер өстәү