“Үзгәреш җиле” фестивале Нью-Йоркта тәкъдим ителәчәк

17 гыйнварда “Үзгәреш җиле” татар җыры фестивале классик музыка башкару өчен дөньядагы иң дәрәҗәле мәйданчыкларның берсе – Нью-Йоркның Карнеги-холл концертлар залында күрсәтеләчәк. Бу хакта Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры театрның директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов хәбәр итте.

“Билетлар бу айда сатуга чыгачак, минималь билет бәясе – унсигез доллар, иң кыйммәте – йөз доллар”, — диде ул.

Казанда исә әлеге фестиваль 28-29 ноябрьдә куелачак. “Без өч ел дәвамында башкарган эшләребезне тәкъдим итәчәкбез. Шул өч фестивальнең иң яхшы репертуарлары быелгы программага керәчәк”, — дип әйтте Рәүфәл Мөхәммәтҗанов.

 


Фикер өстәү