Хәрби билеты булганнарга тагын бер плюс

«Росгосцирк» белән Оборона министрлыгы хәрби хезмәткәрләрнең хәрби билет күрсәтеп цирк  тамашаларын карарга керү мөмкинлеген турында фикер алыша. Бу хакта «Росгосцирк» генераль директоры Владимир Шемякин РФ Мәдәният министрлыгы коллегиясендә хәбәр итте, дип яза РИА Новости.

«Без барлык субъектларда да бик күп социаль программалар эшлибез. Хәзер бездә РФ Оборона министрлыгы белән кызыклы килешү дә бар. Ведомство ял үзәкләрен торгыза, безнең хәрби хезмәткәрләр үз хәрби билетлары буенча циркларга йөрсен өчен килешү бар. Бу Оборона министрлыгына да, безгә дә файдалы булачак», — диде Владимир Шемякин.

 


Фикер өстәү